26.12.2020

26 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2017-2019 еллар эчендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәпләр эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чарасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча үткәрелде, ә теманың әһәмиятлелеге хәзерге заман җәмгыятенең иң актуаль проблемаларыннан берсе – психофизик үсешләре бозылган балаларны социаль адаптацияләү һәм аларны җәмгыятькә интеграцияләү максатында коррекцион укытуның нәтиҗәле системасын оештыруга бәйле иде.

Аудит нәтиҗәләре республиканың коррекцион-педагогик эшчәнлеге буенча белгечләр, җәмәгатьчелек һәм депутат корпусы вәкилләре кергән Эксперт советында каралды. Аудит нәтиҗәләре буенча Хисап палатасының нәтиҗәләре, тәкъдимнәре һәм рекомендацияләре нигезле дип танылды.

Татарстанда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 31 интернат-мәктәп эшли. Алар республика Мәгариф һәм фән министрлыгына буйсына, аларны карап тоту өчен тикшерелгән өч ел эчендә республика бюджетыннан 3 млрд. 179 млн. сум бүлеп бирелгән.

Аудит барышында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 16 мәктәп-интернат тикшерелде.

– Аудит нәтиҗәләре сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту буенча белем бирү учреждениеләре челтәре матди-техник база, финанс ресурслары, кадрлар потенциалы белән тәэмин ителгән булуын күрсәтте, – дип хәбәр итте аудитор Сергей Колодников. – Ягъни республикада коррекцион белем бирүнең гамәлдәге системасын характерлый торган төп критерийларга ирешү өчен кирәк булган барлык нәрсәләр белән дә. Болар – тәрбияләнүчеләрне нәтиҗәле комплекслы социаль яклауны формалаштыру, аларның җәмгыятькә интеграцияләү, белем бирү һәм тәрбия процессларының тиешле сыйфатын тәэмин итү. 2012 елдан мәктәп-интернатлар биналарының 92 процентына капиталь ремонт ясалган, моңа төрле чыганаклардан 1 млрд. 120 млн. сум чара тотылган. Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе смета бәясе 112 млн. сум булган Мамадыш интернат-мәктәбенең яңа корпусын төзүне тәмамлый. Ә Түбән Кама районында Кызыл Кадка авылында элеккеге мәктәп бинасын 54 млн. сумлык реконструкцияләү төгәлләнеп килә. 2021 елда Югары Чаллы авылыннан мәктәп-интернат анда күчереләчәк.

Күчмә тикшерүләр барышында тәрбияләнүчеләрнең көнкүреш шартларын һәм аларны укыту процессын оештыру барышында билгеләнгән нормативларны һәм стандартларны үтәмәүнең аерым очраклары ачыкланды.

Түбән Кама һәм Югары Чаллы мәктәп-интернатларында бер тәрбияләнүчегә 4 квадрат метрдан кимрәк йокы мәйданы туры килә. Соңгы учреждениедә шулай ук тәрбияләнүчеләрне үзлектән әзерләнү өчен, кием-салым һәм аяк киемнәрен чистарту өчен бүлмәләр, дежур тәрбиячеләр бүлмәсе юк. Алабуга, Е.Г. Ласточкина исемендәге Казан һәм Түбән Кама мәктәп-интернатларында кабинетлар ишетүдәге кимчелекләрне төзәтү өчен махсус җиһазлар белән тәэмин ителмәгән.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова кисәтүләрне гадел дип таныды, әмма соңгы елларда борчулы динамикага зарланды: сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар саны быел да арта, мәсәлән, узган елга караганда, 317 балага күбрәк кабул ителгән, ә матди база элеккечә калган.

Җиһазлар һәм инвентарьны нәтиҗәсез куллану фактлары ачыкланды. Мәсәлән, Минзәлә интернат-мәктәбендә бер миллион сумга якын баланс бәясе булган «Электролюкс» ике конвекция миче кулланылмаган. Алар 2015 елда Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынганнан бирле складта сакланган.

Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә кухня һәм видео җиһазлары файдаланылмаган, ә Казанның 4 нче интернатында 8 станокка ихтыяҗ булмаган. Шундый ук фактлар башка учреждениеләрдә дә ачыкланган.

Җиде мәктәп-интернатта гомуми бәясе 7 млн. сумнан артык булган төп акча объектлары (металл коймалар, оргтехника, мебель һәм башка җиһазлар) исәпкә алынмаган. Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын алып бару кагыйдәләрен тупас бозу фактлары буенча тикшерелгән ике учреждениенең вазыйфаи затларына карата административ җаваплылык турында беркетмәләр төзелде.

– Балалар туклану рационының баланссызлыгы фактлары билгеләнде,
дип хәбәр итте Сергей Колодников. – Ә кайбер интернатларда төзелгән килешүләр таләпләренә туры килми торган азык-төлек китерү очраклары ачыкланды. Мисал өчен, Югары Чаллы интернат-мәктәбе складында, контракт буенча сыер сосискасы китерелергә тиеш булса да, кош итеннән «Атяшевский» ҖЧҖ җитештергән сөт сосискалары сакланган.. Шундый ук очраклар Алабуга һәм Мамадыш интернатларында да ачыкланган. Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә каралган чебешләрнең суытылган түшкәләре урынына шул ук бәядән туңдырылган продукция китерелгән.

Алабуга, Маскарино һәм Яңа Кенәр интернат-мәктәпләрендә 4 млн. сумлык ит продуктлары һәм җиләк-җимеш сокларының сыйфаты контрактларда билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында мәгълүмат юк иде.

– Бу фактлар интернат-мәктәп администрацияләренең килешү шартларының үтәлеше һәм ала торган азык-төлек продуктларының сыйфатына тиешле контроль булмавы турында сөйли, – дип ассызыклады аудитор.

– Туклану мәсьәләләре, шул исәптән безнең мәктәпләрдә дә катгый тикшерүдә тотыла. Бүген без дистанцион рәвештә, онлайн режимында, көндәлек менюны – калорияләр буенча да, бәясе буенча да тикшерә алабыз, – дип аңлатты Минзәлия Закирова.

– Сүз меню турында гына түгел, ә продукция белән тәэмин итүчеләр турында да бара, – дип ачыклык кертте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Без тикшерүләр барышында социаль өлкә учреждениеләрендә туклану сыйфатына даими игътибар бирәбез. Бу – бик табышлы эшчәнлек өлкәсе, сүз миллиард сумнар турында барырга мөмкин. Килешүләр төзегәндә тәэминатчылар нинди генә хәйләләргә бармыйлар... Ә заказчылар еш кына моңа күз йома. Түбән сыйфатлы продуктлар, яраклылык вакыты чыккан продукция белән тәэмин итү, китерү срокларын тупас бозу очракларында принципиальлек күрсәтмиләр. Сезнең министрлыкның бу мәсьәләдә үз җаваплылык зонасы бар, аңа җитди карагыз.

Нәтиҗәлелек аудиты материалларында кадрларның, нигездә техник персоналның үзгәреп торуның шактый ешлыгы билгеләп үтелде. Социологик сораштыру нәтиҗәләре бу тенденцияне раслады: сорашуда катнашкан педагогларның 98 проценты үз эшләреннән канәгать һәм алга таба эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә уйламый.

Бары тик 18 интернатның гына өстәмә белем бирүне оештыруга тиешле лицензиясе һәм бары дүртесенең генә шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары бар. Бу мәктәп-интернатларның тәрбияләнүчеләрнең җәйге сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү һәм уку елы дәвамында өстәмә белем бирүне оештыру мөмкинлекләрен шактый чикли.

Тикшерү-аналитика чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына алда чаралар күрү өчен күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (26 декабря 2020 года)


Документлар