26.12.2020

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2017-2019 елларда һәм 2020 елның узган вакыт аралыгында табигый ресурслардан файдаланган өчен түләүләрне администрацияләү буенча бюджет вәкаләтләрен үтәүне тикшерү нәтиҗәләрен дә раслады.

Утырышта рәислек иткән Алексей Демидов сүзләренә караганда, безнең республика шактый, алар арасында төп актив нефть булган, табигый байлыкка ия. Әмма гомумтаралган файдалы казылмаларның күпсанлы ятмалары да бар, алар шулай ук республика бюджетына шактый зур керем чыганагы булып хезмәт итәргә тиеш.

– Тикшерү чаралары нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу юнәлештә резервлар бар. Без ком, известь һәм башка ресурслар чыгару буенча санкцияләнмәгән карьерларны даими ачыклап торабыз. Ә һәр санкцияләнмәгән карьер – ул республика бюджетына акча чаралары кереп җитмәү. Шуңа күрә Хисап палатасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан әлеге тикшерүне үткәрергә күрсәтмә бирелде, – диде Хисап палатасы Рәисе.

Анализлана торган вакыт аралыгында Министрлык администрцияли торган табигый ресурслардан файдаланган өчен түләүләр 351 млн. сум чамасы тәшкил итә. 2020 елда җир асты байлыкларыннан файдаланучы ике оешма тарафыннан 5,2 млн. сум күләмендә түләү башкарылмаган. Аларга хокук бозулар турында хәбәрнамәләр җибәрелде һәм түләмәгән очракта лицензияләренең гамәлдә булуы туктатылачак.

Иң зур керемнәр җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләргә туры килә, алар гомумтаралган файдалы казылма ятмаларын эшкәртү хокукына аукцион нәтиҗәләре буенча түләнә. Мәсәлән, 2018 елда бер аукцион нәтиҗәләре буенча башлангыч бәя 8,5 млн. сумнан 235 млн. сумга кадәр артты һәм барлык сумма җиңүче тарафыннан тулысынча түләнде.

– Кызганычка каршы, мондый очракларны бармак белән санарлык шул, – дип билгеләп үтте тикшерү белән җитәкчелек иткән аудитор Александр Якупов. – Еш кына, бәяләр шактый арткан очракта, аукционнарда җиңүчеләр алга таба лицензияле килешүләр төзүдән баш тарта, ә ятмаларны эшкәртү хокукын бирү өчен яңадан сатулашулар үткәрү таләп ителә.

Мәсәлән, 2017 елның сентябрендә аукцион нәтиҗәләре буенча бер тапкыр түләү 131 мең сумнан 48 657 мең сумга кадәр артты. Аукционда җиңүче – «Чупай ташы» ҖЧҖ лицензияне имзалаудан баш тартты. Өч айдан соң кабат бәйге булды, анда яңадан «Чупай ташы» ҖЧҖ отты, әмма тәкъдим бәясе 202 мең сум иде инде, шуның буенча лицензия килешүе төзелде дә.

Тикшерелгән вакыт аралыгында сатулашуларда җиңүчеләр 12 тапкыр лицензия килешүләрен төзүдән баш тартты дип хәбәр итте А.Якупов. Аның сүзләренә караганда, монда аукционнарда катнашучыларның җиңүчеләрдән соң иң зур бәяне тәкъдим иткән икенчеләре белән лицензияле килешүләр төзү мөмкинлеге бу мәсьәләнең чишелеше була алыр иде. Анализлана торган вакыт аралыгында мондый тәҗрибә республика бюджетына 157 млн. сум күләмендә өстәмә табыш китерә ала.

– Хисап палатасының тәкъдимен тулысынча хуплыйбыз, әмма монда барысы да бездән генә тормый, – дип билгеләп үтте экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков. – Без Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә тиешле хат җибәрдек, әмма җавап ала алмадык. Хәзер процедураның үтәкүренмәлелеген тәэмин итү өчен мондый аукционнар электрон мәйданга күчерелде. Игълан ителгән 18 тендерның 8е узды, намуссыз катнашучылар ачыкланмады, лицензия килешүенә кул куюдан баш тартулар булмады. Җирле бюджетларга 110 млн. сумнан артык акча керде.

Хисап палатасы ревизорлары тикшерелә торган участокларның чикләрен киңәйтүнең нигезле булуын тикшерде. Закон нигезендә җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга ятманы лицензияле кишәрлектән элек бирелгән запасларның 20 проценттан да артыграк булмаган чикләрендә эшкәртү рөхсәт ителә. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бәйге процедураларын үткәрмичә, «НерудПром» АҖ элегрәк табылган запасларның күләме 5,3 тапкыр, ә ятма мәйданы 9 тапкыр арттырган. Гамәлдәге чикләүләрне бозучыларның тагын берсе – «Горняк» ҖЧҖ тендерсыз табыла торган запаслар ятмасын 76 процентка арттырып эшкәртә.

Аерым муниципаль берәмлекләргә чыгу ком чыгару буенча 7 санкцияләнмәгән карьерны, лицензиатлар тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ресурслар чыгаруның 2 фактын ачыкларга ярдәм итте.

Әгәр алдагы елларда Хисап палатасы, Экология министрлыгы, Россельхознадзор, Росреестрның уртак тырышлыгы белән санкцияләнмәгән карьерлар санын киметүгә ирешелсә (2018 елга – 600 дән 325кә кадәр), хәзерге вакытта республика территориясендә, Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, санкцияләнмәгән 449 карьер исәпләнә. Аерым муниципаль берәмлекләрдә лицензияләнгән кишәрлекләр булмаганда, күпсанлы санкцияләнмәгән урыннар бар. Аксубай районы аеруча «аерылып тора», анда 32 шундый карьер ачыкланган.

– Бу муниципаль органнар ягыннан җир өлкәсендәге тикшерүнең көчсез булуы турында сөйли. Тикшерү вакытына республиканың 28 районында гына гомумтаралган казылмалар чыгарганда җир асты байлыкларын файдалануга һәм саклауга муниципаль тикшерүне гамәлгә ашыру өчен административ регламентлар расланган яки килештерү стадиясендә иде, – дип саный аудитор.

Александр Шадриков ремарка ясады: Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы йөкләмәләренә карамастан, 9 муниципаль берәмлектә районнарда җир асты байлыкларыннан файдалану эшчәнлеген координацияләү буенча норматив-хокукый актлар кабул ителмәгән.

Тикшерүне гамәлгә ашыруның мөһим булмаган нәтиҗәлелегеннән тыш, аудитор табигатьне саклау законнарын бозучыларга карата күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген дә шик астына куйды.

Әйтик, 2020 елның 1 октябренә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъвалар буенча бурыч – 526 млн. сум, ә тикшерелә торган чорда дәгъваларның гомуми суммасы 857 млн. сум тәшкил иткән. Бары тик 46 млн. сум, ягъни дәгъва суммасының 5 процентын гына түләттереп булган. Моннан тыш, алырга мөмкин булмаган 1 млрд. 44 млн. сумнан артык бурыч юкка чыгарылган.

– Шул ук вакытта анализланган вакыт аралыгында бозучылардан алынучы суммаларның арту динамикасы күзәтелә: 2017 елда ул 3 млн. сумга якын булса, 2019 елда – 24 млн. сум чамасы, – диде Александр Якупов.

Алексей Демидов, санкцияләнмәгән карьерлар мәсьәләсен хәл итү өчен, Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советыннан муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле хат әзерләргә тәкъдим итте. «Даими мониторинг уздыру максатыннан шулай ук муниципаль хисап палаталарыннан хезмәттәшләребезне дә җәлеп итәчәкбез. Җиң сызганып, бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кирәк», – дип өстәде ул, фикер алышуны тәмамлап.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына – күрсәтмә, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә мәгълүмати хат җибәрелде. Тикшерү материаллары – республика Прокуратурасына, ә тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (26 декабря 2020 года)


Документлар