21.10.2020

21 октябрьдә Россия Федерациясе ТХО порталында онлайн режимда «Дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып-алулар өлкәсендә аудит: тикшерүләр үткәрү ысулларын һәм практикасын камилләштерү» темасына багышланган Россия-Белоруссия семинары узды.

Видеоконференция форматында биредә Россия тикшерү-хисап органнары вәкилләре, шул исәпән Татарстан Хисап палатасы аудиторлары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Семинарда Россиядә сатып-алулар өлкәсен көйләү мәсьәләләре, дәүләт контрактлары системасының методик нигезләре һәм аудит эчтәлеге мәсьәләләре турында фикер алышу узды. РФ Хисап палатасы белгечләре сатып-алулар өлкәсендәге аудит кысаларында тикшерү һәм экспертиза-аналитика чараларын оештыру практикасы һәм ачыкланган типик бозуларга бәйле тәҗрибә белән уртаклашты. Ә Владимир өлкәсе Хисап палатасы Рәисе Ирина Тулякова дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып-алулар аудитын, тикшерүен, мониторингын һәм анализын мәгълүмати яктан тәэмин итү өчен ул җитәкләгән тикшерү-хисап органындагы программа комплексының функционалы турында сөйләде.

Үз чиратында, Беларусь Республикасының Дәүләт контроле комитеты һәм БР өлкәләренең дәүләт тикшерүе комитетлары белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Союздаш дәүләттәге дәүләт өчен сатып-алуларны тикшерү ысуллары, шулай ук Беларусь Республикасындагы дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып-алулар өлкәсендә тикшерүне тормышка ашыру өчен дәүләт системаларында эшләү бурычлары, мәгълүмат төзелеше һәм алгоритмнары турында сөйләделәр.






Документлар