19.10.2020

19 октябрьдә Россия Хисап палатасының чираттагы видеоконференциясе тикшерү эшчәнлегендә цифрлы инструментлар куллану практикасына багышланды.

ТХО порталы һәм «YouTube» видеохостингында трансляцияләү аркасында, анда региональ һәм муниципаль тикшерү-хисап органнары, шул исәптән Татарстан Хисап палатасы вәкилләре катнашты.

РФ Хисап палатасының цифрлы трансформацияләү департаменты хезмәткәрләре Россия Федерациясе Хисап палатасының Цифрлаштыру концепциясе мисалында дәүләт аудитын оештыру һәм үткәрү вакытында цифрлы инструментлар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Анда тышкы дәүләт аудитын (тикшерүен) яңа сыйфатлы дәрәҗәдә тормышка ашыру буенча эшчәнлек юнәлешләрен мәгълүмати яктан тәэмин итүне цифрлаштыруның төп юнәлешләре билгеләнгән.

Әлеге концепцияне тормышка ашыруның төп максаты бердәм цифрлы платформа булдыру һәм үстерүгә барып тоташа. Ул үз эченә мәгълүмат саклау урынын, мәгълүмат витринасын, визуализация һәм аналитика системаларын, шулай ук мәгълүмат эшкәртү инструментларын ала. Платформаны куллану дәүләт аудитын үткәрүне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә үткәрергә, шул ук вакытта аның нәтиҗәләрен арттырырга һәм инспекторлар составы ягыннан күп көч сарыф итүне киметергә ярдәм итәргә тиеш.

Семинар барышында шулай ук мәгълүмат алу чыганакларына, мәгълүмат күрсәткечләрен формалаштыру һәм яңартылу аралыгы алгоритмына, булган мәгълүматны эшкәртүнең технологик процессына игътибар бирелде. Анализлау инструментларының, аналитик эш нәтиҗәләрен тәкъдим итүнең һәм хисап документларын генерацияләүнең конкрет мисаллары китерелде.




Документлар