25.09.2021 г.
2021 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Урта Девятово авылы (сүз уңаеннан, ул Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе А.И. Демидовның кече Ватаны) укучылары өчен Казан шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннары буйлап экскурсия үткәрелде.
Кичтән коеп яңгыр явып узуга карамастан, кунакчыл шәһәребез үзенең кечкенә кунакларын ачык һәм җылы һава торышы белән каршы алды, моны экскурсиядә катнашучыларның барысы да шатланып кабул итте.
Ике уңайлы автобуста балалар «Меңьеллык Казанның легендалары һәм серләре» дип исемләнгән экскурсиядә булды, Татарстан башкаласы тарихыннан күп кенә кызыклы мәгълүмат белән танышты, шәһәрнең төп истәлекле урыны – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган Казан Кремленә сәяхәт кылдылар.
Экскурсоводның «ава торган» Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Пушка сарае бинасы, Тайницкая манарасы һәм Кремльнең иң мөһим биналарының берсе – Президент сарае – Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов резиденциясе турында мавыктыргыч хикәясен балалар игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирде.
Укучыларның шәһәр тарихы белән кызыксынуы һәм аның турында мөмкин кадәр күбрәк белергә омтылышлары балаларга Татарстан тарихын, аның территориясендә яшәүче күпмилләтле халыкларның гореф-гадәтләрен тагын да тирәнрәк белергә, ерак гасырлардагы тарихи вакыйгалар турында китаплар укырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Экскурсия соңрак Казанның яңа «Замбези елгасы» зообакчасында дәвам итте, анда балалар Африканың төрле хайваннарын күрделәр, бу хайваннар өчен тере табигатькә якын яшәү мохите булдырылган. «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Биология» фәннәре буенча ачык һавада формаль булмаган дәресне барлык укучылар да шатланып кабул итте. Әлеге сәяхәт балалар хәтерендә озак сакланыр дип ышанабыз.
Фоторепортаж:
Экскурсия по историческим и памятным местам города Казани для школьников села Среднее Девятово (25 сентября 2021 года).