17.01.2020

14-15 гыйнварда Мәскәүдә Россия Федерациясе Хисап палатасының 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узды. Анда РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

Россия Хисап палатасы үзенең юбилеенда киңәйтелгән Коллегия уздырды, анда котлаулар кабул итте һәм уңышлары белән уртаклашты.
Дәүләт башлыгы Владимир Путинның котлавын Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко укыды: «Бүген финанс дисциплинасын ныгыту һәм дәүләт идарәсенең сыйфатын күтәрү турыдан-туры аудит механизмнарын һәм инструментларын камилләштерүгә, алдынгы мәгълүмати, цифрлы технологияләрне киң куллануга, алынган мәгълүматларның үтәкүренмәлелегенә һәм үтемлелегенә бәйле. Болар барысы да – илкүләм проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру, өстенлекле бурычларны хәл итү, ил үсеше, димәк, кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен булдыру өчен мөһим шартлар».
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Хисап палатасын «иң нәтиҗәле дәүләт институтларының берсе һәм, арттырмыйча, илнең төп финанс ревизоры» дип атады һәм, хезмәттәшлекнең мондый тәҗрибәсен төбәкләр дәрәҗәсендә тарату кирәклеген ассызыклап, Хисап палатасының һәм Федерация Советының актив хезмәттәшлеге форматын сәламләде.
Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков узган еллар эчендә Хисап палатасының илдә иң абруйлы тикшерү органнарының берсе булуын билгеләп, аның тарафыннан теләсә кайсы закон проекты, закон проектына төзәтмәләр буенча бик эчтәлекле бәяләмәләр бирергә мөмкинлек бирә торган көчле интеллектуаль потенциал тупланганлыгын ассызыклады ул.
Хөкүмәт һәм Хисап палатасының гомуми бурычлары турында Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов белдерде. Хисап палатасының элеккеге рәисе, Хөкүмәтнең вице-премьеры Татьяна Голикова да Хисап палатасын Хөкүмәт белән тагын да тыгызрак эшләргә чакырды.
Шулай ук Мәскәү мэры Сергей Собянин, РСЭС башлыгы Александр Шохин, Гомумроссия Халык Фронтының Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева һ.б. дан котлаулар яңгырады.
Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин үз чыгышында контроль ведомство үз тикшерүләрендә даими ачыклый торган төп җитешсезлекләр турында сөйләде. «Шул ук вакытта классик финанс тикшерүеннән без башка тәртиптәге мәсьәләләргә, дәүләт идарәсен системалы төзеп бетерү мәсьәләләренә – «чараларны үзләштерүдән ахыргы нәтиҗәгә ирешүне бәяләүгә күтәреләбез», – дип белдерде ул һәм «тышкы финанс аудиты контурында безнең төп партнерыбыз – Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципалитетларның тикшерү-хисап органнары», – дип белдерде.




Документлар