09.12.2019

Татарстан Хисап палатасындагы тикшерү-ревизия идарәсенең агымдагы тикшерү бүлеге җитәкчесе Александр Якупов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» республика бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды.

7 декабрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан быел алтынчы мәртәбә алты номинация буенча уздырылган бәйгенең 12 җиңүчесен тәбрикләү тантанасы узды.

Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында һәр дәүләт хезмәткәренең Татарстанның алдагы үсешенә үз өлешен кертүен билгеләп үтте. Ә мондый чаралар, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләре арасында иң яхшы исеменә лаек булу өчен үткәрелгән бәйге дә, хезмәткәрләрне берләштерүгә һәм аларны мотивлаштыру өчен уңай йогынты ясый дип белдерде ул.

2019 елда әлеге бәйгедә катнашу өчен республиканың 28 дәүләт органыннан 50 хезмәткәр тәкъдим ителде. Бәйгедә катнашучыларның уртача яше – 34 яшь, иң яшенә – 24, иң тәҗрибәлесенә – 60 яшь.


Документлар