29.11.2019

Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре ноябрьнең икенче яртысында Россия Тикшерү-хисап органнарының интернет-порталында РФ Хисап палатасы тарафыннан оештырылган видеоконференцияләрдә катнашты.

18 ноябрьдә Россия-фин семинарында Финляндия Республикасы Дәүләт тикшерү-ревизия идарәсе (ДТРИ) вәкилләре Россиядәге хезмәттәшләренә дәүләт аудиты өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр һәм эшләнмәләр турында сөйләде.

Финляндиядә гамәлгә ашырыла торган төрле өлкәләрдәге проектлар: оешманың үсеш стратегиясе һәм аудит югары органы эшчәнлеген трансформацияләү, бюджет сәясәтенә бәя һәм аудит, тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру аудитын үткәрү тәҗрибәсе, цифрлаштыру, ачыклык һәм үтәкүренмәлелек, коммуникацияләрне камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук кеше капиталын үстерү һәм коррупциягә каршы тору тәкъдим ителде.

Семинарның иң мөһим темаларының берсе булып БМО тарафыннан расланган тотрыклы үсеш максатларына (ТҮМ) ирешүне мониторинглау һәм аудит буенча бурыч торды. Бүген ТҮМ бөтен дөньяның үсешен билгели, һәм аларны гамәлгә ашыру күп кенә глобаль дөнья проблемаларын хәл итүдә зур роль уйнарга тиеш. Дискуссия кысаларында хөкүмәтләрнең тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә әзерлеген бәяләү мәсьәләләренә карашлары һәм тикшерү-хисап органнарының аларның нәтиҗәлелегенә аудит уздыруга әзерлеге, шулай ук милли максатларның глобаль максатлар белән нисбәтен анализлау турында фикер алыштылар.

21 ноябрьдә «Тикшерү чаралары үткәргәндә тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыклана торган бозулар классификаторын куллану практикасы»темасына укыту семинары узды. Сөйләшү тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары барышында ачыкланган хокук бозуларның типик мисаллары турында барды, дәүләт сатып алулары өлкәсендә хокук бозулар квалификациясенең практик эшкәртмәләре, шулай ук тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыкланган бозулар классификаторына ярашлы рәвештә аларның классификациясе мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.

29 ноябрьдә РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының Методология мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышында ТХО ның милли проектларны тормышка ашыру мониторингының концептуаль алымнарын эшләү, шулай ук Хокук бозулар классификаторына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Мәгълүмати системалар һәм ресурсларны булдыру һәм эксплуатацияләүгә чыгымнарның тышкы дәүләт финанс тикшерүен уздыру практикасы гомумиләштерелде. Шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.



Фоторепортаж: Участие сотрудников Счетной палаты Татарстана в видеоконференциях, организованых Счетной палатой РФ на интернет-портале контрольно-счетных органов России (ноябрь 2019 г.)


Документлар