19.11.2019

19 ноябрьдә Казанда Россия Федерациясе Хисап палатасының Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән берлектә Россия субъектларында тикшерү-хисап органнары тарафыннан илкүләм проектларны мониторинглау системасын кертү буенча чираттагы Бөтенроссия стратегик сессиясе узды.

Аның эшендә аудитор Дмитрий Зайцев җитәкчелегендәге Россия Хисап палатасы делегациясе, Россия Федерациясенең 16 субъектының тикшерү-хисап органнары, Татарстан Хөкүмәте һәм Парламенты, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы, республикада ГХФның Иҗтимагый палатасы һәм региональ штабы, Татарстан муниципаль округларының контроль-хисап палаталары вәкилләре катнашты.

Дмитрий Зайцев үзенең кереш чыгышында төбәкләрдә милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту өчен РФ Хисап палатасы Россия субъектларының тикшерү-хисап органнарын финанс һәм нәтиҗәлелек аудитыннан стратегик аудитка: бюджет чараларын үзләштерүнең максатчан һәм нәтиҗәле файдалануын гади генә тикшерү түгел, ә максатчан күрсәткечләргә ирешүне бәяләүгә күчүгә юнәлдерүен белдерде. «Килеп чыгарга мөмкин булган куркынычларны, тормышка ашырылу процентын, проектларда каралган чараларның социаль-икътисади нәтиҗәсен бәяләргә кирәк. Шул ук вакытта илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда безнең идеяләр Хөкүмәт тарафыннан хупланырга тиеш, чөнки без башкарма хакимият органнарының стратегик партнерлары ролендә чыгыш ясыйбыз һәм гомуми максатны тормышка ашыруга – кешеләр тормышын сыйфатлы яхшыртуга йөз тотабыз», – дип ассызыклады ул.

Икенче мәсьәлә: чынлап торып элемтә җайга салынмаган, даими өйрәнергә туры килә һәм барысына да тәҗрибә җитми – Россия Хөкүмәтендә дә, Хисап палатасында да төбәкләрнең бүгенге көндә ничек яшәвен тулысынча аңлау юк. Әмма кешеләрнең проблемалары нәкъ менә төбәкләрдә хәл ителә. Һәм өч төп юнәлеш – финанслаштыру дәрәҗәсе, идарә системасы, илкүләм проектлар күрсәткечләре – буенча барлык булган уңай тәҗрибәне туплау, иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен дә, нәрсә һәм ничек төзәтмәләр кертергә кирәклеген белү өчен «Проблемалар банкы»н җыю да мөһим.

Татарстаннан докладчыларның саллы пулында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов «сугымчы» булып чыгыш ясады.

Аның сүзләре буенча, республикада булдырылган икътисадый потенциал һәм Россия Федерациясе җитәкчелегенең ярдәме Татарстанда эре (күп капитал сорый торган) дәүләт проектларын – Казанның 1000 еллыгын (64 млрд. сум), Бөтендөнья җәйге универсиадасын (якынча 230 млрд. сум) уздыруны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Төп күләм инфраструктура үсешенә: юллар, социаль өлкә объектлары, уңайлы шәһәр тирәлеге булдыруга, цифрлы мохитне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

– Әлеге һәм күп кенә чиктәш юнәлешләр буенча эш дәвам итә, алар барысы да, илкүләм проектларда да чагылыш табып, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм иминлеген күтәрүгә юнәлдерелгән. Экспертиза-аналитика эшчәнлеге барышында Хисап палатасы стратегик планлаштыру документларын, республиканың дәүләт программаларын илкүләм проектларны тормышка ашыру критерийлары белән бәйләүгә аерым игътибар бирә. Бюджет ассигнованиеләре күләме максатчан индикаторларга ирешкәндә хәлиткеч булып тора.

– Финанслау күләмнәренә төзәтмәләр кертү процессы – объектив, котылгысыз һәм, безнең фикеребез буенча, тышкы финанс тикшерүе органнарының даими игътибары зонасында булырга тиеш, – дип билгеләп үтте А.Демидов. – Бу юнәлештә без республика Хөкүмәте белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышы турында оператив мәгълүматны ай саен төбәк проект офисыннан алабыз. Безгә «Максатчан программалар белән идарә итү» системасына керү мөмкинлеге бирелде, анда проектларны финанслау, индикаторларга ирешү дәрәҗәсе турында мәгълүмат бар. 15 ел дәвамында эшләп килүче республиканың дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы Дәүләт финанс контроле органнарын – Хисап палатасын, Федераль казначылык идарәсен, республиканың Финанс министрлыгын гына берләштерми. Аның составында – парламент, Хөкүмәт, прокуратура, хокук саклау органнары, Иҗтимагый Палата вәкилләре, салым һәм монополиягә каршы хезмәтләрнең территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре дә бар.

Узган атнада Совет илкүләм проектларны тормышка ашыру, аларның үтәлешен мониторинглауны оештыру һәм чараларны финанслауны тикшерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Киләсе елда республика территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле тикшерүләрне координацияләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасында төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысаларында проект эшчәнлеген координацияләүгә һәм ведомствоара хезмәттәшлеккә вәкаләтле төбәк проекты офисы турында сөйләде.

Ул беренче өч елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 53,3 млрд.сум, шул исәптән агымдагы елда 25,7 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырылуын хәбәр итте. 2019 елда илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга республика бюджеты чыгымнары өлеше 8,7% тәшкил итә. Татарстанлыларга илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итү өчен республикада махсус интернет-портал булдырылды. VMESTE.TATAR сайтында Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында торгызыла торган барлык объектлар турында мәгълүмат урнаштырылган.

Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов сүзләренә караганда, илкүләм проектларның үтәлешенә күзәтчелек прокуратура органнарының өстенлекле бурычы булып тора һәм асылда онлайн-режимда гамәлгә ашырыла. Тикшерү өчен оператив төркем оештырылды, үтәлеш барышы турында мәгълүмат даими рәвештә килеп тора, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Хисап палатасы белән хезмәттәшлек челтәре җәелдерелде. Прокурор урынбасары беренче тикшерүләр бюджет чараларын үзләштерү буенча билгеле бер проблемаларны, аерым министрлыклар процентының түбән булуын, акча бүлеп бирүнең ритмик булмавын һәм шуңа бәйле рәвештә сыйфатсыз башкарылуын күрсәтте дип билгеләп үтте. Прокурор җавабы кабул ителгәннән соң, эшкә төзәтмәләр кертелде. «Хәер, безнең өчен чүкеч белән түгел, ә хирург скальпеле белән күбрәк эшләү мөһим», – дип йомгаклады сүзен М.Долгов.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эшче төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионовага, Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк башкарма комитеты башлыгы Ринат Фазыловка, республика Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фоминга, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтовка сүз бирелде.

Чыгыш ясаучылар, республика тәҗрибәсе белән генә уртаклашып калмыйча, үз тәкъдимнәрен дә керттеләр. Чөнки, Алексей Демидов ассызыклаганча, стратегик сессияләр мәйданчыгы – актуаль мәсьәләләрне кую һәм карау мөмкинлеге ул.

Аның сүзләренә караганда, модератордан, ул Россия Финанслар министрлыгы, барлык төбәк хисап палаталарына илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат системаларыннан – «Электрон бюджет» системасы һәм, аерым алганда, проектлар белән идарә итү подсистемасыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

– Контроль-хисап палаталары үткәрә торган мониторинг – мөстәкыйль эш, ул башкарма хакимият органнары формалаштыра торган статистик күрсәткечләрдә генә төзелә алмый. Әйтәләр бит әле: «Эш уртак, ә җаваплылык – шәхси», – дип белдерде Хисап палатасы Рәисе.

Федераль хезмәттәшләренә аның тагын бер тәкъдиме – мониторинг нәтиҗәләренең чагыштырырлык һәм бер үк төрле булуын тәэмин итү. Бу – алгоритмны билгеләү һәм бердәм нәтиҗәләр формалаштыру буенча матрица булдыру.

Парламент җитәкчесе урынбасары Татьяна Ларионова илкүләм проектларда онлайн иҗтимагый инициативалар банкын оештырырга тәкъдим итте, анда аларны тормышка ашыруның ачык булуын көчәйтү максатларында республика җәмәгатьчелегеннән тәкъдимнәр һәм уникаль чаралар җыелачак.

Иҗтимагый палата башлыгы Анатолий Фомин идарә аудитына яңгыраган трендны хуплады һәм Хисап палатасын җәмгыятьтә булган киеренкелекне бетерү өчен социаль өлкәдә, барыннан да элек сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә, коммерцияләштерү арта торган проблеманы чираттагы тикшеренү объекты итеп сайларга чакырды.

Стратегик сессиянең икенче өлеше өч эшче төркемдә – илкүләм проектларның эчтәлек өлеше һәм төбәкләрдә проектларны гамәлгә ашыру стратегиясе, шулай ук үзара хезмәттәшлек һәм коммуникация системалары турында фикер алышу, проектлар паспортларын анализлау белән узды.

Эш ахырында Дмитрий Зайцев Хисап палатасы өчен төбәкләрдә илкүләм һәм төбәк проектларын мониторинглау буенча булган барлык әһәмиятле һәм файдалы булган нәрсәләрне, иҗтимагый тикшерү фикерен ишетү мөһим булуын билгеләп үтте. Әгәр модератор «Электрон бюджет»ка керү мөмкинлеге бирә икән, күп кенә мәсьәләләрнең хәл ителәчәге хәзер үк аңлашыла.

Үткәрелгән стратегик сессияләр нәтиҗәләре буенча формалаштырылган тиешле анализдан соң, «уңышлы кейслар банкы» декабрьдә йомгаклау сессиясе резюмесына нигез салачак.



Фоторепортаж: Всероссийская стратегическая сессия Счетной палаты Российской Федерации по внедрению системы мониторинга национальных проектов контрольно-счетными органами в субъектах России (Казань, 19 ноября 2019 года)


Документлар