18.11.2019

18 ноябрьдә Казанга Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән берлектә үткәрелә торган чираттагы бөтенроссия стратегик сессиядә катнашу өчен аудитор Дмитрий Зайцев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе Хисап палатасы делегациясе килде.

Аны аэропортта каршы алган Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов белән бергә Дмитрий Зайцевны республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Әңгәмә барышында алар илдә һәм республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

– Сез күп төбәкләр, шул исәптән Татарстан өчен дә бик мөһим булган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсен карыйсыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Без бу масштаблы эшкә актив керештек, илкүләм проектлар турында федераль үзәк белән генә түгел, ә, бу шулай ук мөһим, республика халкы белән дә фикер алыштык.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, иң авыры халык белән килешү булган. Ул Татарстан Президенты инициативасы буенча башланып киткән күпфатирлы йортлар территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасы турында сөйләде.

– Аңа 50 млрд. сум бүлеп биреләчәк һәм бу – илкүләм проектлардан тыш, бюджеттан тыш чаралар, – дип өстәде Алексей Демидов.

Үз чиратында, Александр Зайцев билгеләп үткәнчә, халыкның ярдәм итүе – бик кыйммәт, ә Мәскәүдән тыш, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мондый проектларда бизнесның җитди катнашуы мисаллары турында ул ишетмәгән әле.

19 ноябрьдә стратегик сессиядә Россиянең 16 төбәге катнашачак. Татарстан Хисап палатасы Россия Хисап палатасы тәкъдиме буенча илкүләм максатларга ирешүне мониторинглау һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру концепциясен тикшерү буенча стратегик сессияләр үткәрелә торган пилот региональ контроль-хисап органнары составына керде. Элегрәк стратегик сессияләр Улан-Удэ (Бурятия) һәм Махачкалада (Дагыстан) узган иде.



Фоторепортаж: Прибытие делегации Счетной палаты Российской Федерации во главе с аудитором Дмитрием Зайцевым в Казань (18.11.2019г.).


Документлар