15.11.2019

15 ноябрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2017-2018 елларда һәм 2019 елның узган вакыт аралыгында Алабуга муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, тикшерү чарасы барышында 196 млн. сумлык финанс бозу очраклары ачыкланган, аларның 95%ы юкка чыгарылырга тиеш. Чагыштыру өчен, моннан биш ел элек Хисап палатасы Алабуга районында 183 млн. сумлык хокук бозулар ачыклаган, шуларның 89% ы юкка чыгарылган иде.

– «Авыл территорияләрен тотрыклы рәвештә үстерү» программасын гамәлгә ашыру барышында 8,5 млн. сумлык бозулар белән программа шартларына туры килми торган гражданнарга субсидияләр бирелгән. Ул авылда яшәүче һәм эшләүче яшь белгечләргә ярдәм итүгә юлланган. Әмма 4 млн.сумнан артык социаль түләүләр Алабуга учреждениеләрендә эшли торган гражданнарга бирелгән, – дип билгеләп үтте аудитор.

Ул шулай ук коррупция күренешләренең килеп чыгу куркынычына да игътибар итте. Мәсәлән, 2017 елда социаль өлкә хезмәткәрләренең берсенә 1,2 млн. сум күләмендә түләү бирелгән. Программа шартлары буенча субсидиягә төп эш урыны булып социаль өлкә торган граждан хокуклы, биредә ул, социаль түләү алганнан соң, кимендә 5 ел эшләргә тиеш. Әмма субсидия алган гражданка Танай мәктәбендә икенче эштә эшләгән. Ә аның хезмәт килешүе субсидия күчерү турында килешү төзегәннән соң икенче көнне туктатылган. Бүгенге көндә район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы һәм программаны тормышка ашыру өчен җаваплы затның аның ире булуы да ревизорларның игътибарыннан читтә калмады.

Икенче республика программасын гамәлгә ашырганда – кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен субсидия бирү буенча да хокук бозулар ачыкланды. Мәсәлән, 2017 елда «Татцемент» ҖЧҖнә, фирма 2019 елның 1 мартына кадәр максатчан күрсәткечләргә ирешү турында хисап бирергә тиеш дигән шарт белән, 1 млн. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. Тик тикшерү вакытына субсидияне максатчан файдалану турында хисап һәм документлар тапшырылмаган.

Хокук бозуларның иң зур күләме муниципаль милек белән эш итү белән бәйле. Аерым алганда, алардан нәтиҗәсез файдалану фактлары ачыкланды. «Тикшерү вакытына гомуми бәясе 147 млн.сум булган биналар, автотранспорт, көнкүреш техникасы, җиһазлар аерым очракларда – өч елдан артык файдаланылмый. Аларны тиешенчә карап тотмау сәбәпле, мөлкәтне югалту куркынычы бар. Моннан тыш, эксплуатацияләнмәгән машиналарга ягулык-майлау материалларын исәптән төшерү дә башкарылган. Коммуналь инфраструктура объектлары (гомуми бәясе 12,4 млн.сум булган газ белән тәэмин итү челтәрләре) килешү мөнәсәбәтләре төземичә кулланыла», – дип хәбәр итте И. Мөбарәков.
Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы аренда бурычларын түләттерү эше белән аеруча үзенә авырлык китерми. Җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре буенча җирле бюджетка 4 млн. сумга якын акча керми калган.

– Җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен барлык аренда бурычлары буенча дәгъвалар куелды һәм судка гариза бирү өчен материаллар әзерләнде, – дип аңлатты Алабуга районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина.

Аудитор фикеренчә, системалы хәл итүне таләп итә торган фактлар билгеләнде. Шулай итеп, 2018 елда сатулашулар нәтиҗәләре буенча кибет өчен җир кишәрлегенең еллык аренда түләвенең башлангыч бәясе 150 меңнән миллион сумга кадәр арттырыла. Сатуларда 6 кеше катнаша. Сатулашуларда җиңүче белән, Җир кодексын бозып, элек билгеләнгән вакыттан алдарак аренда килешүе төзелә һәм шул ук көнне өзелә дә. Шулай итеп, җиңүче, сатулашуларда билгеләнгән бәя буенча кишәрлектән файдаланудан читләшә. Ягъни, сатулашулардан «читләшкән» җиңүчеләр өчен «уңайсыз» катнашучыларга бернинди нәтиҗәләрсез җир бирмәү схемасы кулланыла. Җир-мөлкәт палатасы кабат аукционнар үткәрми.

Муниципаль сатып алуларны тормышка ашырганда, сатулашулар үткәрмичә генә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук гамәлдә башкарылмаган эшләр өчен түләүгә бәйле 4,9 млн.сумлык хокук бозулар ачыкланды. Әйтик, дебиторлык бурычы составында «Юмакс» ҖЧҖ нә коляскадагы инвалидлар өчен микроавтобус белән тәэмин иткән өчен күчерелгән 746 мең сум күләмендә аванс исәпләнә. Фирма бу бурычны үтәми, һәм хәзерге вакытка аның эшчәнлеге туктатылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек башлыгына, Прокуратурага, Финанс министрлыгына һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мәгълүмат җибәрелде.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (15.11.2019г.)


Документлар