28.10.2019

25 октябрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алабуга муниципаль районы Костенеево урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга 2016-2018 елларда һәм 2019 елның вакыт аралыгында бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллану буенча тикшерү чарасының нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү Татарстан Республикасында ГХФның төбәк бүлеге мөрәҗәгате буенча үткәрелде.

2017 елның июнендә «Главинвестстрой» ДКУ тарафыннан «Евростиль» ҖЧҖ белән 11,5 млн. сумлык дәүләт контракты төзелде, аның буенча подрядчыга 2017 елның 31 августына кадәр Алабуга районының Костенеево авылында урта мәктәпне капиталь ремонтлау бурычы йөкләнде. Яклар ноябрьдә 49,6 млн.сумлык тагын бер дәүләт контракты төзи: 2017 ел азагына кадәр «Евростиль» ҖЧҖ («Евроальянсстрой» ҖЧҖ субподрядчысы белән) Костенеево мәктәбе бинасына – балалар бакчасы өчен янкорма төзергә алынган.

– Костенеево балалар бакчасы вакытында файдалануга тапшырылмаган, – дип хәбәр итте аудитор Азат Вәлиев. – 2018 елның февралендә Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге объектның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәве турында бәяләмә биргән (11 кисәтү булган).

Хисап палатасының тикшерүе барышында башкарылган эшләрнең бәясе 3,7 млн.сумга артык булуы ачыклана. Металл секция коймасын урнаштыру тиешле күләмнән 1,8 млн. сумга кыйммәтрәк булган. Ә җылыту радиаторларына Danfoss ике йөрешле клапаннары урынына, бәясе 1,5 млн. сумга диярлек арттырылып, гадәти клапаннар куелган.

Объектта түбәдән су үтә һәм күгәрек барлыкка килә дип билгеләп үтте аннары аудитор. Подвалга су ага, биналарда канализация исе килә. Ашханәгә керер алдыннан электр киптергечләргә электр үткәрелмәгән. Балалар бакчасының икенче катында, хезмәткәрләр өчен бәдрәфтә, стенадан, унитазны ватып һәм чүп савытларына зыян китереп, бойлер төшеп китә. Мәктәп каршындагы участокта грунт асфальтка турыдан-туры – бернинди демонтажсыз җәелгән.

Утырышта яңгыраганча, хәзерге вакытка булган җитешсезлекләр юкка чыгарылган, балалар бакчасы якын арада балаларны кабул итә алачак. «Сирәк булса да, мондый хәлләр булып тора – быел бездә тагын ике шундый проблемалы балалар бакчасы бар. Без моңа игътибар итәчәкбез һәм киләсе программаны үтәү барышында, һичшиксез, башкаручыларга карата мөнәсәбәтне төзәтәчәкбез», – дип билгеләп үтте төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне бетерү өчен ТР ИТБИ нә – күрсәтмә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеше күзәтчелеге Инспекциясенә һәм ГХФның Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсенә мәгълүмати хатлар җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (25.10.2019г.)


Документлар