08.10.2019

6 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы Рәисе сыйфатында 19 яшькә кадәрге яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен Казанга килгән Россия, Болгария, Әрмәнстан һәм Израиль бадминтон федерацияләре җитәкчеләре белән берничә очрашу үткәрде.

Шул ук көнне кунаклар Алексеевск ш.т.б. Бадминтонны үстерү үзәгендә булды, анда «Татарстан Шәхси кубогы»на сайлап алу кысаларында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Үзәк лигасы ярышлары узды. Финал өлешенә сайлап алу өчен республиканың алты районыннан 90га якын спортчы көч сынашты.

Алексей Демидов Россия Милли бадминтон федерациясе советы рәисе Андрей Антропов, Артур Хачатрян һәм Оганес Хачатрян (Әрмәнстан Бадминтон федерациясе), Пюзант Касабян (Болгар Федерациясе), Михаил Зильберман (Израиль Федерациясе) һәм ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин белән бергә ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде.

Алексеевскида федерация җитәкчеләре шулай ук Христосның яңадан терелү гыйбадәтханәсендә булдылар, Казан Германы хөрмәтенә ачылган кәшәнәне карадылар. Аннары кунаклар Биләрдәге Изге чишмәгә сәфәр кылды.



Фоторепортаж: Встреча А.И.Демидова с руководителями федераций бадминтона России, Болгарии, Армении и Израиля 06.10.2019г.


Документлар