07.10.2019

6 октябрьдә Казанда «Милләтләр кроссы - 2019» бөтенроссия йөгерү көне узды. 20 меңнән артык кеше катнашкан әлеге 3 чакрым арага массакүләм йөгерү ярышларыннан Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре дә читтә калмады.

Бу спорт чарасы кысаларында шулай ук 14 октябрьдән Татарстанда аналог эфир тапшыруларыннан цифрлы вариантка күчү уңаеннан «Цифрлы узыш» узды. Моннан тыш төрле яшьтәге балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм сәламәтлекләре ягыннан чикле кешеләр, волонтерлар, театраллар өчен аерым стартлар, шулай ук сабыйлар өчен түбәтәйле-ползункилы күңелле ярышлар оештырылды.

Республика башкаласындагы җиңел атлетика көненең кульминация өлеше булып инде традициягә әйләнгән «Казан ярыммарафоны» торды, анда катнашучылар үз теләкләре буенча 3, 10 һәм 21,1 км аралыгында үз әзерлекләрен күрсәтте.



Фоторепортаж: «Кросс нации-2019» 06.10.2019г.


Документлар