01.10.2019

30 сентябрьдә Казанның Гимнастика үзәгендә 19 яшькә кадәрле яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеген тантаналы рәвештә ачу чарасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы Рәисе, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

Шулай ук тантанага килгән Россия Бадминтон буенча милли федерациясе Советы рәисе Андрей Антропов, РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстан Республикасыннан ГТО илчесе Ирек Зиннуров, Татарстанның спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов, Бөтендөнья бадминтон федерациясе вәкиле Вену Махалингам да чараның хөрмәтле кунаклары булдылар.

Чарада чыгыш ясаучылар шундый мөһим турнир башкаласы итеп Казанны сайлау зур хөрмәт дип белдерде. Кыска гына вакыт эчендә бадминтон республикада иң популяр спорт төрләренең берсенә әверелде – бүгенге көндә аның белән 14 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Халыкның сәламәтлеге һәм рух күтәренкелеге – дәүләт дәрәҗәсендә мөһим эш, һәм бадминтон – аларны күтәрүгә уңышлы ярдәм итә торган спорт төре дип белдерде алар.

Бадминтон буенча яшүсмерләр арасындагы дөнья чемпионаты 1992 елдан бирле, ә Россиядә беренче мәртәбә үткәрелә. Казандагы турнирда дөньяның 43 иленнән 400 спортчы катнаша. Моңа кадәр Татарстан башкаласы бадминтон буенча халыкара ярышларны үзендә кабул иткән иде инде: монда 2014 елда узган бадминтон буенча Европа чемпионатын, шулай ук 2016 һәм 2018 еллардагы ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Европа чемпионатын һәм бадминтон буенча яшүсмерләр арасында Европа беренчелеген әйтеп узарга мөмкин.

Чара кысаларында Алексей Демидов шулай ук «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физик тәрбия һәм спорт комплексының алтын билгеләрен тапшыру тантанасында катнашты.

Документлар