26.09.2019

Мәскәүдә бик зур халыкара аудиторлык форумы – Аудитның югары органнары халыкара оешмасының (ИНТОСАИ) XXIII Конгрессы эшли, аның эшендә Россия Тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнаша.

1953 елда аудитның югары органнарының хезмәттәшлеген үстерүгә һәм бөтен дөньяда дәүләт аудитын камилләштерүгә ярдәм итү өчен төзелгән ИНТОСАИ 194 илне берләштерә. Россия Хисап палатасы аның составына 1995 елда оешкан көненнән соң ук керде.

ИНТОСАИНЫҢ иң югары органы булып өч елга бер тапкыр төрле илләрдә үткәрелә торган Конгресс тора. Быелгысы катнашучылар саны буенча ИНТОСАИ тарихында иң зурысы булды – Россия башкаласына 169 илдән делегацияләр килде.

Фикер алыша торган көн тәртибендәге төп темалар – «Дәүләт идарәсе үсешендә мәгълүмати технологияләр» (тема Канада катнашында КХР тарафыннан әзерләнгән) һәм «Милли өстенлекләр һәм максатларга ирешүдә югары аудит органнарының роле» (Италия катнашында Россиядән чыгыш).

Конгресстагы төп вакыйгаларының берсе булып Россия Федерациясе Хисап палатасының ИНТОСАИ Президенты вазыйфасына керешүе тора. Өч ел дәвамында Россиянең тышкы финанс тикшерүенең югары органы халыкара аудиторлык көн тәртибен формалаштырачак. Инаугурация тантанасы 25 сентябрьдә Манежда узды. Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

«Хезмәттәшлек, үзара тәэсир итешү, тышкы аудитның милли структуралары тәҗрибәсе белән алмашу – ышанычны ныгытуга, глобаль икътисад һәм финансларның алдан фаразлануына китерә торган төп мәсьәләләрнең берсе, структур проблемаларны хәл итү, икътисади үсешне тәэмин итү, кешеләрнең иминлеген күтәрү, әйләнә-тирә мохитне саклау, ягъни БМО тарафыннан тотрыклы үсеш максатлары буларак билгеләнгән өстенлекле юнәлешләр буенча уртак эшебезнең нигезе», – дип ассызыклады ул.



Фоторепортаж: XXIII Конгресс международной организации высших органов аудита (ИНТОСАИ)(Москва, 25 сентября 2019 г.)


Документлар