15.09.2019

Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов 11-15 сентябрь көннәрендә бадминтон үзәгендә узган «Ф.Г. Вәлиев Кубогы» ярышларында хөрмәтле кунак булды.

Бадминтон буенча бил алышуларда Россиянең 13 регионыннан 300 дән артык катнашучы – өлкәннәр һәм яшүсмерләр көч сынашты. Татарстан спортчылары төрле дәрәҗәдәге 47 медаль: 13 алтын, 14 көмеш һәм 20 бронза яуладылар.


Документлар