11.09.2019

Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2017-2018 елларда һәм 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте эшенә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында хисапны раслады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе составына 48 ведомство буйсынуындагы учреждение, шул исәптән 46 район дәүләт ветеринария берләшмәсе керә. 2017 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан ветеринария хезмәте эшчәнлеген тәэмин итүгә – 524,4 млн.сум, 2018 елда 808,4 млн. сум юлланган.

Эпизоотиягә каршы чараларны оештыруга тотылган финанслау 4,3 тапкырга – 63 млн. сумнан 272 млн. сумга кадәр арткан. Бу күчмә клиникалар һәм ветеринария лаборатория җиһазлары сатып алу кирәклеге белән бәйле иде.

Аудитор Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында хайваннарның карантин һәм аеруча куркыныч авыруларына (вакцинация, эшкәртү) каршы эпизоотиягә каршы чараларны үтәү 100 проценттан артык тәшкил иткән. Акчаларны максатсыз һәм нәтиҗәсез куллану ачыкланмаган.

Тикшерү барышында билгеләнгән 36,4 млн. сумлык бухгалтерлык исәбен алып бару тәртибен бозу тулысынча юкка чыгарылды.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (11.09.2019г.)


Документлар