11.09.2019

11 сентябрьдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2017-2018 елларда һәм 2019 елның узган чорында Теләче районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерелгән чорда 713 млн. сум (керемнәрнең гомуми структурасында 72%) тәшкил иткән район бюджеты керемнәренең төп өлеше бюджетара трансфертларга туры килә. Бу акчалар тулысынча тикшерелгән. 61 млн. сумлык финанс бозу очраклары ачыкланган, шуларның 96% ы юкка чыгарылырга тиеш.

Аудитор Илнур Мөбарәков сүзләренә караганда, системалы хәл итүне таләп итә торган фактлар билгеләнгән. Шулай итеп, муниципаль берәмлекләр республика бюджетыннан, алдагы биш елда районның мәгариф учреждениеләрендә эшләү шарты белән, педагогик белгечлекләр буенча укучы студентларга стипендияләр түләү өчен акча алалар. Шул ук вакытта студентлар белән төзелә торган килешүләрдә бу таләп юк.

– Мисал өчен, югары уку йортын тәмамлаган кыз Теләче районында стипендия алган, ә Казанның муниципаль учреждениесендә эшкә урнашкан. Авыл җирлеге яшь белгечсез калды, шул ук вакытта субсидия бирү турындагы килешү шартлары үтәлгән, – дип дәвам итте сүзен аудитор.

Икенче мәсьәлә районнарда Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе аша төзелә торган социаль өлкә объектларын алга таба муниципаль берәмлекләр милкенә тапшыру белән бәйле. Шул ук вакытта, И.Мөбарәков билгеләп үткәнчә, яңа төзелгән объектлар составында тапшырыла торган чынбарлыктагы җиһазлар кабул итү-тапшыру актларына туры килми (кагыйдә буларак, арзанрак җиһазлар китерелә).

Нәтиҗәдә, яңа объектлар алган муниципаль учреждениеләрдә инвентаризация вакытында милекнең җитмәве килеп чыга һәм җиһазларның артык булуы ачыклана (чынбарлыкта башка атамада китерелгән җиһазлар). Шулай итеп, Теләче районының бюджет учреждениеләрен тикшергәндә 699 мең сумлык артык милек булуы һәм 433 мең сумлык җиһазлар һәм инвентарьнең җитмәве ачыкланды. «Һәм бу бердәнбер очрак түгел, башка районнарны тикшергәндә дә шундый ук хәл күзәтелә», – дип нәтиҗә ясады Илнур Мөбарәков.

Аудитор хисабында тәртип бозуларның иң зур күләме муниципаль милек белән эш итү белән бәйле булуы билгеләнә. Бинаны тикшерү вакытына гомуми бәясе 27 млн.сум булган автотранспорт, көнкүреш техникасы, җиһазлар аерым очракларда 3 елдан артык файдаланылмаган. Мәсәлән, башкарма комитетның Hyundai Accent автомобиле шәхси йорт территориясендә сүтелгән хәлдә табылган. Су белән тәэмин итү челтәрләре «Мишә» фирмасы тарафыннан килешү мөнәсәбәтләре төзелмичә кулланыла. Ә Теләче авылында 7,7 млн. сумлык чистарту корылмаларын берничек тә файдалануга тапшыра алмыйлар.

Тикшерү барышында җир кишәрлекләре, шул исәптән максатчан кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланды: аларда карьерлар эшләнә, вак таш табыла.

– Сатулар үткәрмичә генә җир кишәрлекләре бирү тәҗрибәсе киң таралган, – дип хәбәр итте алга таба Илнур Мөбәрәков. – Әйтик, 2017 елда палата тарафыннан җир кишәрлекләре сату-алу буенча 66 килешү төзелгән, шуларның берсе генә сатуларда башлангыч бәясе буенча сатылган. 2018 елда сатуларсыз 39 кишәрлек бирелгән. Теләче авылында башлангыч бәя буенча 3 җир кишәрлеге сатылган, аларның гомуми бәясе 200 мең сум.

Районның үз керемнәренең түбән дәрәҗәдә булуын исәпкә алсак, җир ресурслары аларны арттыруда сизелерлек чыганак була ала дип йомгак ясады аудитор.

– Безнең районда, нигездә, иске биналар калды, аларга 40-50 яшь, – дип аңлатты район башлыгы Илдус Зарипов файдаланылмый торган муниципаль милек проблемасын. – Без аларны Республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы таләпләре буенча бәялибез, бәя югары булып чыга һәм объектлар сатылмый. Теләгән кешеләр бар – вак эшмәкәрләр, фермерлар, әмма 100-150 мең сумга яңа әйберләр төзү җиңелрәк.

– Әгәр исәптән төшерсәк, максатка ирешмәячәкбез, әлеге процедура өчен өстәмә акчалар да кирәк, ә муниципалитетларда алар болай да җитми, – дип фикер алышуга кушылды Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гаффаров. – Исәптән төшерү түгел, ә милекнең иясе булсын өчен, бушлай булса да, милекчегә да бирүең яхшырак.

– Киләсе елга республика бюджетын формалаштырганда шундый объектларны бәяләү өчен исәпкә алу һәм инвентаризацияләүгә акча салырга кирәк, – дип теләген белдерде Теләче районы башлыгы.

Тикшерү материалларында шулай ук муниципаль заказны урнаштырганда һәм үтәгәндә гомуми күләме 2,4 млн. сум булган хокук бозулар да чагылдырылган. Алар товарларны һәм хезмәтләрне сатып алу, шулай ук чынбарлыкта башкарылган ремонт эшләрен кабул итү һәм түләү белән бәйле.

Хисап палатасы тикшерүчеләрендә ремонт сыйфаты да канәгатьсезлек уятты. Мәсәлән, Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбе бинасында (подрядчы – «Строитель» ҖЧҖ (Теләче авылы) стеналардагы ярыклар, су үтү һәм күгәрек эзләре табылды.

Әмма подрядчыга гарантия срогы кысаларында булган җитешсезлекләрне бетерү таләбе белән дәгъва белдерелмәгән.

«Цереком» ҖЧҖ тарафыннан (Теләче) Олы Мишә мәдәният йортында капиталь ремонт сыйфатсыз башкарылган, анда түбәдән су үтә һәм күгәрек чыккан.

«Колос» ҖЧҖ (Теләче авылы) Күкчә авыл клубы өчен бина отмосткасы булып торган тротуарны ремонтлады. Авышлык капма-каршы якка ясалган, нәтиҗәдә, явым-төшемнәрне бина цоколеннән читкә җибәрү урынына, бинаның фундаментының нык тузуына шартлар тудырып,тротуар су җыя,.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек башлыгына, Татарстан Республикасы Прокуратурасына, Финанс министрлыгына, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенә мәгълүмат җибәрелде.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (11.09.2019г.)


Документлар