10.07.2019

5 июльдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов рәислегендә 2016-2018 елларда Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә карата үткәрелгән аудит нәтиҗәләрен раслады.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашында узган утырышта КФҮ эшчәнлеген тәэмин итү өчен 2016 елда – 255,3 млн. сум, 2017 елда – 366,08 мең сум, 2018 елда 492,73 млн. сум юлланганлыгы билгеләп үтелде. Әлеге чаралар тулы күләмдә тикшерелде.

КФҮ челтәре 47 филиалдан, Казан буенча 7 бүлекчәдән, 3 өстәмә офистан һәм 281 территориаль-аерым структур бүлекчәдән (ТАСБ) тора, аларда авыл җирлекләрендә (1 меңнән артык кеше яшәгән) 292 кабул итү тәрәзәсе эшли. 2018 елда тәрәзәләр саны 2016 ел белән чагыштырганда – 2,3 мәртәбә, белгечләр саны 2,8 мәртәбә артты.

Һәр КФҮдә федераль, региональ, муниципаль һәм башка төр хезмәтләр күрсәтелә. «Әмма чынлыкта барлык хезмәтләр дә түгел, – дип билгеләп үтте аудитор Азат Вәлиев. – Шулай, Арча, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Питрәч филиалларына бару нәтиҗәләре буенча «З-НДФЛ формасы буенча декларация тутыру» хезмәте күрсәтелмәве ачыкланды».

Нәтиҗәлелек аудиты кысаларында республика халкы арасында социологик тикшеренү үткәрелде. Анкета тутыру 54 КФҮдә үткәрелде, сораштырылган респондентлар саны 1107 кеше. Шуларның 87% КФҮ эше белән тулысынча канәгать, респондентларның 12,5 проценты тулы күләмдә канәгать түгел икәнен хәбәр итте.

КФҮ клиентларының дәгъвалары Казан бүлекчәләре эшчәнлеге белән бәйле. Җайсыз урнашу (Җиңү проспекты, 100), машина куеп тору белән бәйле проблемалар (Авангард ур., 74, Җиңү проспекты, 100, Коләхмәтов урамы, 25/1, Ямашев проспекты, 82, Гагарин урамы, 103), гардероб булмавы һәм зур чиратлар булу (Авангардная урамы, 74, Гагарин урамы, 103), хезмәткәрләрнең аз санда булуы (Коләхмәтов урамы, 25/1) һәм «Кадастр исәбе» хезмәте буенча чиратта озак (45 минутка кадәр) басып торулар (8 очракта) билгеләп үтелде.

Өч ел эчендә нигезле дәгъвалар артуы билгеләп үтелә: 2016 елда – 26, 2017 елда – 38, 2018 елда – 62. Биектау филиалында чиратта көтүнең 15 минуттан артып китүе буенча 2424 очрак (мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми санына карата 42,7%), 2019 февралендә электрон чират буенча талон алучы 1022 гариза бирүче (мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми санына карата 19,9%) теркәлгән.

– Эшчәнлегебезне башлап җибәргәндә, без бары тик 4 хезмәт кенә күрсәтә идек, ә хәзер кешеләр шул ук офисларга 170 тән артык хезмәт алу өчен килә. Шуңа күрә чиратларда көтү дә кайчак 45 минуттан артык вакытка сузыла, – диде «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова. – Узган елда 4 миллионга якын хезмәт күрсәтелгән. Инде якын арада Казанда Юдино бистәсендә һәм «Салават күпере» торак комплексында, ел азагына Авиатөзелеш районында офислар ачылачак.

– Сез даими рәвештә халык белән элемтәдә торасыз, – дип әңгәмәне дәвам итте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Шуңа күрә эштә максималь концентрация, югары җаваплылык һәм профессиональлек кирәк. Хисап палатасы үткәргән соңгы тикшерүдән соң узган 4 ел эчендә сезнең тарафтан билгеле нәтиҗәләргә ирешелде, безнең киңәшләргә колак салуыгыз яхшы. Әмма алга барырга, Россия Федерациясенең башка субъектлары тәҗрибәсен өйрәнергә һәм, штатны һәм тәрәзәләр санын арттыруны истә тотып, тәкъдим ителә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтергә кирәк. Мәскәүдә, мәсәлән, 300 хезмәт күрсәтелә – алга барыр мөмкинлек бар.

Аудит нәтиҗәләре буенча КФҮ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары билгеләп үтелде.

– Бүгенге көндә гариза бирүчеләр күп мәртәбә үзара бәйле булган хезмәтләр буенча мөрәҗәгать итә. КФҮнә «тормыш хәле» буенча хезмәтләр комплексын күрсәтүне гамәлгә кертергә кирәк, – дип билгеләп үтте А.Вәлиев. – Бүген, мәсәлән, бала тугач төрле инстанцияләргә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәргә һәм, хат ташучы сыман, бер дәүләт (муниципаль) органнарыннан икенчесенә мәгълүмат ташырга туры килә.

Тикшерү материалларында шулай ук КФҮ Автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләп бетерү һәм документларны курьер ярдәмендә юллауга тотыла торган чыгымнарны (алар бюджетка, Россия Почтасы тарифлары белән чагыштырганда, җибәрү аралыгына карап 2-8 мәртәбә кыйммәткәрәк төшә) оптимальләштерү буенча резервлар эзләү кирәклеге билгеләп үтелде.

Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча Хисап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юлланды. «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге» ДБУ на Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә республика Прокуратурасына юллана.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (05.07.2019г.)


Документлар