10.07.2019

5 июльдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2017-2018 елларда һәм 2019 елның узган вакыт аралыгында Республика клиник тире-венерология диспансерына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Ел саен диспансер стационар шартларында якынча 10 мең пациентка бушлай медицина ярдәме күрсәтә. Дәваланган авыруларның гомуми санына карата 93% өлешен «Дерматология» төркеменә кертелгән чир белән интегүче пациентлар тәшкил итә.

Учреждение составына юридик зат хокукы булмаган Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай филиаллары керә. Филиалларны да кертеп санаганда штат саны 1 272 берәмлек тәшкил итә. диспансер буенча ике эштә берьюлы эшләүчеләр коэффициенты уртача алганда 1,4 тәшкил итә, кече медперсонал арасында бу сан 2017 һәм 2018 елларда 1,77 һәм 1,9 булган. Аудитор биргән бәяләмәдә медицина хезмәткәрләре арасында берьюлы ике эштә эшләүчеләрнең күп булуы персоналга арттырылган йөкләнеш төшүне күздә тотканлыгын ассызыклый.

– Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе чараларын истә тотып, тикшерелгән чорда диспансерны финанслау күләме 914,8 млн. сум тәшкил итте, – дип хәбәр итте аудитор Илнур Мөбарәков. – 120,3 млн. сумлык бозулар ачыкланды.

Аларның төп өлеше – 98,9 млн. сум – күчемсез милекне, җир кишәрлекләрен бухгалтерлык исәбендә дөрес күрсәтмәү белән бәйле. Әлеге бозулар тикшерү барышында юкка чыгарылды. Финанс хисабын бозу очраклары буенча административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелде.

Гомуми бәясе 19,3 млн. сумлык милекнең (биналарга, медицина җиһазларына, автотранспортка, көнкүреш һәм оргтехникага) кирәк булмау очраклары ачыкланды. Учреждение тарафыннан дәүләт сатып алуларын тормышка ашырган чакта гомуми күләме 1,8 млн. сумлык килешүләр сатулашуларсыз гына үткәрелгән.

– Диспансер биналарының бер өлеше медицина хезмәтләре күрсәтүгә куелган таләпләргә җавап бирми, – дип билгеләп үтте алга таба И.Мөбарәков. – Аларның кайберләренә хәлләр бик мөшкел. Мәсәлән, Тостой, Зур Кызыл урамнарында урнашкан Казан бүлекчәләрендә һәм Яр Чаллыдагы стационарда диварларда һәм түшәмнәрдә күгәрек, су агып төшкән эзләр, штукатурканың, буяуның катламлап төшкән урыннары, ярыклар булуы ачыкланды.

Пациентларны санитар-эпидемиологик таләпләр минимумыннан (һәр кешегә 7 кв.м.) түбәнрәк мәйданлы палаталарга урнаштыру очраклары теркәлде, диспансерның Зур Кызыл урамы буенча урнашкан бүлекчәсендә бер койкага исәпләнгән мәйдан 3,5 кв.м. тәшкил итә. Толстой урамындагы стационарда пациентларның караватлары коридорда урнашкан.

Авырулар тукландыруны оештырган чакта да рәнҗетелгән. Аерым продуктлар буенча куллану нормалары сакланылмау очраклары табылды, тукландыру ярмалар буенча нормаларны арттырып башкарылган, шул ук вакытта пациентларга сөт продуктлары (нормага карата 2,9 мәртәбә азрак), яшелчә һәм җиләк-җимеш (2 мәртәбә), соклар (1,5 мәртәбә) азрак бирелгән.

– Әлеге проблема – системалы, һәм ул хакта Хисап палатасы беренче ел гына сөйләми инде. Кызганычка каршы, туклануны оештыру мәсьәләләрендә медицина учреждениеләре әлеге хәлнең тоткыны булып торалар, чөнки тәүлегенә бер кешегә 197 сум дип расланган тариф буенча аларга авыруларны көненә өч мәртәбә ашатырга туры килә, – диде аудитор.

Сәламәтлек саклау министры фикеренчә, проблеманы хәл итү эшне якын киләчәктә аутсорсингка тапшыруда күренә. «Әлеге схеманы эшләтеп карадык, һәм бүген аның буенча: азык-төлек сыйфаты һәм калориялелек буенча шелтәләр юк», – дип билгеләп үтте Марат Садыйков.

Ә диспансер биналары һәм бүлмәләренең авария хәлендә булуы аны бик борчый. Әлеге мәсьәлә буенча да яхшы якка үзгәрү, министр теләгәнчә тиз арада булмаса да, булырга тиеш. Аның сүзләренә караганда, элеккеге «Акчарлак» рестораны янында яңа корпус барлыкка киләчәк, аны төзү турында карар кабул ителгән, хәзер проект документациясен эшләү алып барыла. Ә диспансер филиалларының 30 елдан артык төзелгән биналарында капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла.

Ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Республика клиник тире-венерология диспансерына күрсәтмә юлланды. Тикшерү нәтиҗәләре турында Прокуратура һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына хәбәр җибәрү хакында карар кабул ителде.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (05.07.2019г.)


Документлар