06.06.2019

5 июньдә бишенче чакырылыш республика Дәүләт Советының 48 нче утырышында 2018 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эше турындагы хисап белән аның Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Аңа кадәр депутатлар парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында Хисап палатасы Хисабы буенча фикер алышкан иде.

Хисап палатасы Рәисе докладында һәм аңа кадәр күрсәтелгән видеофильмда республиканың тышкы финанс тикшерүе органы алдында торган максатлар кысаларында 2018 елда тормышка ашырылган тикшерү һәм экспертиза-аналитика буенча эшнең төп нәтиҗәләре чагылыш тапты.

Алексей Демидов хәбәр иткәнчә, ачыкланган бозулар күләме Хисап палатасы тарафыннан тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 4,3% тәшкил итә.

– Финанс-бюджет өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора, ел саен әлеге чаралар төрле рәвештә уза, – дип ассызыклады ул. – Иң нәтиҗәлесе 2005 елда республика Президенты Указы нигезендә төзелгән Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы кысаларында үтә.

Совет мәйданы барлык катнашучылар игътибарын пробемалы мәсьәләләргә, шулай ук бозулар куркынычы югары булган юнәлешләргә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, санкцияләнмәгән карьерлар, авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган җирләрне максаттан тыш куллану, күчемсез милекне куллану мәсьәләләре. Совет кысаларында тармакка караган җаваплы министрлык һәм ведомстволар катнашында үткәрелә торган эш әлеге мәсьәләләрне комплекслы рәвештә чишү юлларын табарга ярдәм итә.

Хисап палатасы даими рәвештә финанс-бюджет дисциплинасының торышы хакында Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы торуны координацияләү буенча комиссия утырышларында чыгыш ясый, бюджет өлкәсендә идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр кертә. Шулай ук республикада муниципаль финанс тикшерүен ныгыту һәм үстерүгә дә традиция буенча зур игътибар бирелә. Әлеге эш Татарстан Республикасының Тикшерү-хисап органнары советы кысаларында алып барыла.

– 2018 елда үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәләре бозуларның шактый зур өлешенең җирле дәрәҗәдә җибәрелгәнлеген күрсәтә, – дип дәвам итте А.Демидов. – Шуңа күрә Хисап палатасы тарафыннан җирле бюджетларны башкарганда иң проблемалы мәсьәләләр буенча чараларның конкрет исемлеген кулланырга тәкъдим ителде. Барлык муниципаль район башлыклары тарафыннан тикшерү-хисап органнарына, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталарына 2019 ел өчен тиешле йөкләмәләр бирелде.

Хисап елында Хисап палатасы республиканың кайбер дәүләти автоматлаштырылган системаларын куллана башлады. «Мәгълүмати технологияләрне куллану бюджет күрсәткечләрен үтәү буенча мәгълүматлар алуның тизлеген арттырырга, министрлык һәм ведомстволарга запрос җибәрү санын киметергә, тикшерүгә әзерлек һәм үткәрү сыйфатын арттырырга, тагын да киңрәк күләмдә дистанцион аудитны гамәлгә кертергә ярдәм итә», – дип ассызыклады Алексей Демидов һәм, хәбәрдарлык принцибын тормышка ашырып, Хисап палатасы тарафыннан үз эшчәнлеге турындагы мәгълүматның ачык булуын тәэмин ителгәнлеге һәм канунчылык тарафыннан билгеләнгән мәгълүматның рәсми сайтта урнаштырылганлыгы хакында әйтте. Гариза һәм мөрәҗәгатьләр җибәрү өчен кулланучылар «Электрон кабул итү бүлмәсе»н еш куллана.

Россия Федерациясе Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән мониторинг Татарстан Хисап палатасы сайтының һәркем файдалана алырлык, ачык һәм мәгълүматилыкның максималь күрсәткечләренә ия булуын күрсәтте.

– 2019 ел бюджет ягыннан шактый зур финанслауны күздә тота торган илкүләм проектларны тормышка ашыра башлау чоры булды. Республика Хисап палатасы эшчәнлегендә әлеге юнәлешне тикшерү буенча эш иң мөһимнәреннән булачак. Узган еллардагы кебек үк, коррупциягә каршы көрәш буенча чараларда катнашу да мөһим бурыч булып торачак, – диде сүзен йомгаклап А.Демидов.

Чыгышын тәмамлап, ТР Хисап палатасы Рәисе депутатларның сорауларына җавап бирде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Хисап палатасының бюджет чараларын куллану өлкәсендә тәртип урнаштыру юнәлешендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде.

– Палата һөнәри өлкәдә абруй казанды һәм ел саен үз нәтиҗәлелеген арттыра бара, – дип ассызыклады ул. – Башка тикшерү һәм күзәтчелек итү органнары белән берлектә уртак тырышлык нәтиҗәсендә финанс өлкәсендә тәртип урнаштырыла. Финанс өлкәсендә бозуларны киметү максаты торган кисәтү һәм аңлату эше үткәрелә. Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча Хисап палатасы ел саен бюджет оешмаларында, шәһәр һәм район учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрә. Аларның нәтиҗәләреннән без канәгать. Республика бюджетына һәм муниципаль бюджетларга кайтарылган чаралар күләме күп нәрсә турында сөйли.

Документлар