06.06.2019

5 июньдә Татарстан Дәүләт Советы Хисап палатасы турындагы республика законына үзгәрешләр кертте.

Төзәтмәләр республика канунчылыгын федеральнеке белән тәңгәлләштерү кирәклегенә бәйле.

Депутатлар законны Хисап палатасына тышкы муниципаль финанс тикшерүен тормышка ашыру буенча вәкаләтәрне бирү турында килешү төзү тәртибен җайга сала торган яңа маддә белән тулыландырды. Хәзер муниципаль берәмлекләрнең сайлап куелган органнары муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары структурасында тикшерү-хисап органы булмаган очракта килешү төзү тәртибе белән мөрәҗәгать итәргә дигән тәкъдим белән республика Хисап палатасына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Моннан тыш, законга бюджет канунчылыгының нигезләмәләрен унификацияләүгә юнәлдерелгән берничә үзгәреш кертелде. Аерым алганда, 13 нче маддә Хисап палатасы Россия Бюджет кодексында күрсәтелгән дәүләт финанс тикшерүе объектларына карата тикшерү вәкаләтләренә ия дигән яңа өлеш белән тулыландырылды. Ревизия һәм тикшерү төшенчәләре тәгаенләнде.

Документлар