03.06.2019

31 май көнне «Кайгырту» приютында Балаларны яклау көненә багышланган хәйрия чарасы уздырылды, анда балалар һәм приютның педагоглары өчен акварель рәсем сәнгате нигезләре буенча мастер-класс оештырылды.

«Барлык балалар да искиткеч талантлы!». Хисап палатасы шефлыкка алган Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар приютында тәрбияләнүче балаларның сәләтле булуын ачу максатыннан, республика Хисап палатасы хезмәткәрләре балалар өчен приютта акварель рәсем нигезләре буенча югары профессиональ дәрәҗәдәге мастер-класс үткәрергә карар кылды.

Әлеге инициатива җитәкчесе Анастасия Васильевна Габдрәшитова йөзендә «Балалар өчен ЯШӘҮ БУЯУЛАРЫ арт-терапия» коммерциячел булмаган автоном оешмасы тарафыннан актив хупланды.

Укучылар тарафыннан сокланып кабул ителгән мастер-класс кысаларында, Н.В. Гадрәшитова һәр балага үзен рәссам итеп тою мөмкинлеге бирде! Әлбәттә, барлык балалар да чын рәссам булу өчен түземлелек һәм тырышлык җитмәгән Белмәмеш маҗараларын хәтерлиләр иде. Бу яктан аларның барысы да тәртиптә иде. Шулай ук теләк тә җитәрлек икән бит! Шуңа күрә алар шефлары әзерләгән буяу, пумала һәм мольбертларны бик тиз эләктереп алдылар. Ә дусларның берсе дә соңыннан үпкәләмәсен өчен, остазлар портрет түгел, пейзаж ясарга өйрәнергә тәкъдим итте, шулай ук материал белән эшләүнең берничә нәтиҗәле алымын күрсәттеләр, акварель белән эшләү күнекмәләрен өйрәттеләр.

Нәтиҗәдә тулы бер күргәзмә барлыкка килде! Ясаган барлык картиналарны бергә кушкач, зур ак чәчәкләр аланы килеп чыкты.







Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм туган якның бай тарихына җәлеп итү максатыннан, ТР Хисап палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен «Туган илем – Татарстан!» дигән рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар рәсемнәрендә чагылдырылган темаларның төрлелеге «Барлык балалар да талантлы, аларга үзләренең эчке дөньясын күрсәтү мөмкинлеге генә бирергә кирәк» дигән гыйбарәне тагын бер кат раслый.


Документлар