18.05.2019

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында 18 майда Үзәк стадионда узган җиңел атлетика буенча ярышларда Татарстан Хисап палатасы командасы дүртенче ел рәттән өченче урын яулады.

4 кеше 100 метр аралыкка йөгерү форматында узган эстафетада 23 команда катнашты.

Хисап палатасын Мария Вьюгина, Дмитрий Максимов, Александр Костин һәм Яна Сигал тәкъдим итте.

Йөгерүчеләребез составының шактый үзгәрүе һәм Спартакиадада катнашучылар арасында көндәшлекнең көчәюенә карамастан, хезмәткәрләребезнең үҗәт рәвештә әзерләнүе һәм тырышлыгы кабат призлы урыннар яуларга мөмкинлек бирде.

Ел азагына кадәр Спартакиада кысаларында тагын биш спорт төре буенча ярышлар узачак.






Документлар