22.05.2019

Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев һәм юридик бүлек башлыгы София Козина Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы комиссияләре әгъзалары сыйфатында аларның күчмә утырышларында катнашты.

16-17 майда Грозныйда хокук мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булып узды. Анда көн тәртибендәге 6, шул исәптән 2018 елның 27 декабрендә кул куелган 566-ФЗ номерлы федераль законны тормышка ашыру, РФ Бюджет кодесына кертелгән үзгәрешләр һәм аның яңа редакциясе белән эшләү турында мәсьәләләр каралды. Аннан соң София Козина комиссия составында Төньяк-Кавказ федераль округының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышында катнашты. Ә сезон ел әйләнәсе дәвам итә торган «Ведучи» туристик комплексы территориясендә « Төньяк-Кавказ федераль округында 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегисе» дәүләт программаларын тормышка ашыруга аудит» дигән темага багышланган түгәрәк өстәл узды.

20-21 майда Мәскәүдә методология мәсьәләләре буенча комиссия утырышында 5 мәсьәлә каралды. Комиссия рәисе урынбасары Азат Вәлиев билгеләп үткәнчә, РФ субъектларының ТХО тарафыннан дәүләт программаларын тормышка ашыру өчен юлланган бюджет чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудитын тормышка ашыру практикасы буенча фикер алышу барышында комиссия тарафыннан бердәм рәвештә РФ субъектлары тарафыннан Дәүләт программаларын кабул итүнең һәм алга таба тормышка ашыруның барлык этапларында аларны тормышка ашыруга юлланачак бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләүне үткәрү буенча методик алымнарны, берникадәр тәгаенләүләр кертеп, хуплады. Документны әзерләү буенча эшче төркемдә катнашучыларның берсе булып Татарстан Хисап палатасы торды.

Шулай ук берникадәр төзәтмәләр белән Татарстан Хисап палатасы тарафыннан әзерләнгән спорт инфраструктураларының эре объектларын куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча якынча типовой мәсьәләләр проекты да бертавыштан хупланды.

Комиссиянең 2019 елга эш планына үзгәрешләр кертелде, шул исәптән яңа чаралар өстәлде. РФ Хисап палатасы, ТР Хисап палатасы һәм Мәскәү ТХП артыннан ТХО тарафыннан өстенлекле проектларны тормышка ашыруга мониторинг үткәрүнең концептуаль алымнарын эшләп чыгару беркетелде.






Документлар