15.05.2019

15 майда Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәге мәйданчыгында узган Дәүләт сатып алулары өлкәсендә монополиягә каршы хезмәтнең хокук куллану практикасы, хакимият органнары эшчәнлеге, көндәлек үсешен тикшерү һәм Татарстан Республикасы территориясендә реклама базарына күзәтчелек итү нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышуларда катнашты.



Дискуссиягә республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, эшмәкәрләр хокукын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, дәүләт (муниципаль) хаҗәтләр өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләр субъектлары вәкилләре чакырыган иде.

Монополиягә каршы чынбарлык турында үз фикерләрен Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Казан һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Дәүләт заказы буенча агентлык һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре әйтте. Әңгәмә эшмәкәрлекне үстерү, сатып алулар өлкәсендә прокурор күзәтчелеге практикасы, электрон сатулашуларга күчү проблемалары һәм финанс тикшерүе органнарының Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белән үзара хезмәттәшлек итүдә Сәүдә-сәнәгать палатасының роле һәм мөмкинлекләре турында барды.
Үз чыгышында Азат Вәлиев әлеге үзара хезмәттәшлекнең финанс-бюджет өлкәсендә бердәм тикшерү системасы кысаларында алып барылуын билгеләп үтте.

44 нче федераль законны кабул иткәннән соң Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы тарафыннан Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өлкәсендә тикшерү системасын оештыру буенча методик тәкъдимнәр әзерләнде. Документны эшләүдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе актив катнашты.

Документта вәкаләтле органнар киселешендә тикшерү эшчәнлеге куркынычларынә бәя бирү һәм аларның өстенлекле мәсьәләләрен бүлү тәкъдим ителгән, бу системалылыкны тәэмин итү, сатып алулар өлкәсендә тикшерү һәм аудит буенча вәкаләтләр бирелгән органнар эшендә кабатлауларны булдырмау өчен кирәк.
– Ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеге кысаларында эшче төркем белән берлектә ел саен дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе органнары тарафыннан ачыклана торган бозулар һәм җитешсезлекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча Бәяләмә әзерләнә, – диде алга таба Хисап палатасы аудиторы.

Әлеге документта Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, Федераль казначылык идарәсе, Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура, муниципаль тикшерү-хисап органнары тарафыннан ачыклана торган бозулар һәм җитешсезлекләр гомумиләштерелә.

Бәяләмәдә, шул исәптән бюджет чараларын максаттан тыш, нәтиҗәсез куллану, дәүләт (муниципаль) сатып алулар, дәүләт (муниципаль) унитар предприятиеләр, устав капиталында дәүләт (муниципаль берәмлек) өлеше булган хуҗалык җәмгыятьләре эшчәнлеге, бюджетны исәпкә алу һәм хисаплылык өлкәсендәге, дәүләт (муниципаль) милек белән идарә иткәндәге бозулар кебек тематик блоклар буенча системага салынган бозулар һзм җитешсезлекләрнең 500 ләп мисалы китерелгән.
Кисәтү чаралары күрү өчен Бәяләмә ел саен барлык министрлыкларга, ведомстволарга һәм муниципаль берәмлекләргә җибәрелә.



Документлар