02.09.2020

2 сентябрьдә ТХО Порталында видеоконференция режимында «Дәүләт идарәсендәге нәтиҗәлелекне үстерү һәм арттыруда цифрлы технологияләр» дип аталган семинар узды.

Чара дәүләтләр – БДБ катнашучыларының финанс контролендәге югары органнары белән хезмәттәшлек итү кысаларында узды. Һәм Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Мәскәү Тикшерү-хисап палатасы белгечләре белән беррәттән үз эш тәҗрибәләре турында Армения Республикасы Аудитор палатасы, Беларусь Республикасының Дәүләт тикшерүе комитеты, Казахстан Республиканың Республика бюджеты үтәлешен контрольдә тоту буенча Хисап палатасы, Молдова, Азәрбайҗан һәм Кыргызстан Хисап палатасы тәҗрибә уртаклашты.
Семинарда тикшерү-хисап органнарының төп эшчәнлегендә мәгълүмати яктан тәэмин итү һәм автоматлаштыру принциплары, тышкы дәүләт финанс тикшерүен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тормышка ашыруда тышкы мәгълүмат чыганаклары мәгълүматлары турында фикер алыштылар. Моңардан тыш БДБдагы дәүләтләр финанс тикшерүе югары органнары вәкилләре үз эшчәнлекләрендә хәзерге заман мәгълүмати технологияләрен гамәлдә кулланулары турында сөйләде.


Фоторепортаж: Семинар «Цифровые технологии в развитии и повышении эффективности государственного управления» в формате ВКС (3 сентября 2020 г.)


Документлар