01.09.2020

1 сентябрь алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хисап палатасы республиканың Алексеевск муниципаль районында урнашкан шефлыкка алынган балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне Белем көне белән котлады.

Быел традицион акция коронавирус пандемиясе аркасында үзизоляция чорында булдырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» татарстанлылар өчен республика волонтерлык хәрәкәтенең бер өлеше булды. Ә эпидемиологик вазгыять тулысынча җайга салынмаганга күрә, барлык бүләкләрне дә Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның изге теләкләре белән курьер хезмәте аша тапшырырга карар кылынды.
Шефлыкка алынган балаларга сумкалар һәм мәктәп кирәк- яраклары, шулай ук спорт формасы һәм физкультура өчен аяк киемнәре, һәм, әлбәттә, тәм-томнар бүләк ителде – сыйсыз нинди бәйрәм булсын!


Документлар