01.09.2020

Белем көне уңаеннан 1 сентябрь иртәсен Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Лаеш муниципаль районының Урта Девятово мәктәбендә үткәрде.

Быел Урта Девятово мәктәбендә уку елы башлануны үзенчәлекле – укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны максималь саклауны тәэмин итә торган таләпләрне үтәп, әмма традициягә әйләнгән тантаналы линейка белән каршы алдылар. Чөнки укучылар үзләренең мәктәбен һәм укытучыларын бик сагынганнар инде, ә дистанцияле укыту беркайчан да гадәти мәктәп дәресләрен алыштыра алмас!
Урта Девятово мәктәбен тәмамлаган Алексей Демидов биредә еш кунак була. Бу юлы да ул укучыларны һәм алдынгы директор Алена Жесткова җитәкчелегендәге педагогларны Белем көне белән котларга килгән иде. Тик үзе генә түгел, ә Россия Милли бадминтон федерациясе Советы рәисе Андрей Антропов һәм «Алексеевск керамикасы» ААҖ генераль директоры Рәмис Кәбиров белән килде.
Завод җитәкчесе, яңа уңышлар теләп, җылы сүзләр белән 6 укытучыга һәм 12 уку алдынгысына ел саен бирелә торган премияләр һәм бүләкләр тапшырды, мәктәпнең үзенә Бадминтон федерациясеннән бүләк сертификаты бирелде, ә беренче сыйныф укучылары шуңа өстәп бадминтон өчен спорт комплектлары да кабул итеп алдылар. Чөнки бу уен Лаеш укучыларының иң яраткан уеннарының берсе булып тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: яңа уку елында мәктәп парталары артына 13 беренче сыйныф укучысы утырды. Димәк, якты, иркен, заманча җиһазландырылган кабинетлары булган Урта Девятово авылы мәктәбе киләчәккә ышанычлы карый ала.


Фоторепортаж: 1 сентября 2020 года в Среднедевятовской школе Лаишевского муниципального района


Документлар