10.08.2020

10 августта Хисап палатасында Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторларына таныклыклар тапшыру чарасы узды.

Яңа вәкаләтләрне раслый торган документларны Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 10 нчы утырышында депутатлар Татарстан Хисап палатасы аудиторлары Сергей Колодников һәм Илнур Мөбарәковны – яңа срокка һәм соңгы өч елда Хисап палатасының агымдагы контроль бүлеге башлыгы вазыйфасын биләгән Александр Якуповны Татарстан Хисап палатасы аудиторы вазыйфасына билгеләп куйдылар.




Документлар