15.07.2020

15 июльдә «Читтән торып мониторинг һәм анализ үткәрү өчен Хисап палатасы сервислары: алар тикшерү-хисап органнарына ничек ярдәм итә ала?» видеоконференциясе белән Россия Хисап палатасының Тышкы коммуникацияләр департаменты региональ тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләре өчен агымдагы айда узачак өч өйрәтү семинарыннан торган серияне башлап җибәрде.

РФ ХП өч ачык мәгълүмати ресурсы: «Илкүләм максатларга ирешү мониторингы», «Тәмамланмаган төзелеш мониторингы» һәм «Дәүләт чыгымнары» тәкъдим ителде. Шунда ук рейтинглар (мәсәлән, Россия регионнарында дәүләт сатып алуларының конкурентлыгы буенча) һәм илкүләм проектлар кысаларындагы сатып алуларны характерлый торган) «Аналитика» бүлегенә аерым игътибар бирелде.

Видеоконференция азагында агымдагы елның азагында тагын бер– каты көнкүреш калдыклары буенча мәгълүмати панель ачылышы анонсланды. Россиядә чүпне юкка чыгару проблемасының һәм «чүп реформасы»ның кискен торуын истә тоткан хәлдә, яңа ресурска ихтыяҗ шактый зур булачак.




Документлар