29.06.2020

29 июньдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре «Торак сәясәте, торак-коммуналь хуҗалык, уңайлы шәһәр мохите: күрсәтелгән өлкәләрдә аудит үзенчәлекләре» дип аталган Россия-Кытай семинарында катнашты.

Ул Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Кытай Халык Республикасының Милли тикәерү-ревизия идарәсе тарафыннан Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталының техник ярдәме белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада Россиянең 50 дән артык субъектының тикшерү-хисап органнары катнашты.

Үз чыгышында Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова уңайлы шәһәр мохитен, торак сәясәт һәм торак-коммуналь хуҗалыкны формалаштырганда аудит үткәрү үзенчәлекләрен тәкъдим итте, ә Ростов өлкәсе Тикшерү-хисап палатасы рәисе Валерий Хрипун «Уңайлы шәһәр мохите» региональ проектына тышкы дәүләт финанс тикшерүен үткәрүне оештыруның актуаль мәсьәләләре хакында сөйләде.

Кытай Халык Республикасы вәкилләре Кытай Хөкүмәте тарафыннан субсидияләнә торган торак проектларына аудит үткәрү, шулай ук Пекинда чүп-чарны сортларга бүлү өчен бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелеген тикшерү турында сөйләде.








Документлар