18.06.2020

18 июньдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Илнур Мөбарәков и ТР ХП хезмәткәрләре Ульяновск өлкәсе Хисап палатасы тарафыннан оештырылган һәм видеоконференция режимында узган «Илкүләм проектларны тормышка ашыру барышында муниципаль тикшерү-хисап органнары эшчәнлеге» регионара түгәрәк өстәлдә катнашты.

YouTube-каналда барган видеотрансляция һәм РФ Хисап палатасы һәм Россия тикшерү-хисап органнары порталының техник ярдәме белән түгәрәк өстәлдә катнашучыларның чыгышын ил күләмендә онлайн рәвештә шул исәптән республиканың 40 муниципаль КХП вәкилләре карый алды.

РФ Хисап палатасы аппараты җитәкчесе урынбасары Евгений Лисютин һәм РФ Хисап палатасы аппаратының халыкара һәм региональ хезмәттәшлек департаменты директоры Тимур Мәхмүтов коронавирус пандемиясе һәм Россия Президенты тарафыннан илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча куелган бурычларны үтәү буенча икътисади төшенкелек фонында барган агымдагы ситуацияне тасвирлады. Кризис аркасында барлыкка килгән кайбер системалы проблемалар әлеге проектларны тормышка ашыру срокларына төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итә. Доклад ясаучылар сүзләренә караганда, Федерация субъектлары өчен проект бурычларын үтәү кыенлаша бара һәм проблемалар алга таба артачак кына. Аларны чишү бары тик өстән аска кадәр берләшеп эшләгән чакта гына мөмкин. Шул ук вакытта зур роль ммуниципаль тикшерүгә бирелә.

Хокукый, методологик, тикшерүне мәгълүмати яктан тәэмин итү мәсьәләләре каралды, тәмамланган тикшерүләр һәм экспертиза-аналитика чаралары нәтиҗәләре буенча төп бозулар турында фикер алышулар булды. РФ Хисап палатасы вәкилләре шулай ук илкүләм һәм федераль проектларны тормышка ашыруны мониторинглауны гамәлгә кертү буенча киләчәккә планнар, илкүләм проектлар рейтингын апробацияләү турында сөйләделәр.

Аннан соң үз эшләнмәләре һәм илкүләм проектларны тормышка ашыруны тикшерү вакытында килеп туган проблемалар белән Волгоград, Самара, Төмән, Чиләбе, Ульян өлкәләре һәм Сочи курорт-шәһәре палаталары җитәкчеләре уртаклашты.

Илкүләм проектларга 2019 елда старт бирелде. Шуның белән бергә аларның күбесе шул исәптән Татарстанда да аңа кадәр дә тормышка ашырыла иде инде. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан халыкара тәҗрибәне исәпкә алган хәлдә юл хуҗалыгында («Сыйфатлы һәм имин юллар» илкүләм проекты), сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә, экология, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, шәһәр мохите тармагында бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрелде. Тәкъдимнәр әзерләнде. Аларны исәпкә алган хәлдә республика дәрәҗәсендә идарә карарлары кабул ителде.

Бүгенге көндә илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре мәҗбүри рәвештә һәр тикшерү чарасы барышында карала, муниципаль тикшерү-хисап палаталары белән бергә уртак тикшерүләр үткәрелә.

– Тикшерүнең нәтиҗәле системасын оештыру максатында тикшерү-хисап органнары тарафыннан илкүләм проектларны тормышка ашыру барышы, проблемалы мәсьәләләр, характерлы бозулар һәм җитешсезлекләр хакында вакытлы һәм тулы мәгълүмат алуны тәэмин итәргә кирәк, – диде үз чыгышында Илнур Мөбарәков. – Шул ук вакытта башлангыч этапта аудиторлар куркынычларны бәяләгән хәлдә урындагы хезмәттәшләренә тикшерүләрнең төгәл программаларын, мәгълүмат җыю өчен формаларны, күп очракта актлар структурасын да юллый. Әлеге алым барлык тырышлыкны иң проблемалы мәсьәләләргә тупларга, тикшерү объектларын максималь рәвештә колачларга, шулай ук уртак мәгълүмат туплау өчен чагыштырма мәгълүм алырга мөмкинлек бирә.

2020 елда Татарстан территориясендә 11 илкүләм проектны тормышка ашыру каралган. Беренче кварталда республика Хисап палатасы тарафыннан «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану мәсьәләләр каралды. Финанс бозулар ачыкланмады.

Алга китеп, И.Мөбарәков билгеләп үткәнчә, илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту бенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен мәгълүмати яктан тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Илкүләм проектлар буенча гомуми мәгълүмат (норматив хокукый актлар, проектларның паспортлары, методик документлар, юл карталары һ.б.) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында ачык рәвештә урнаштырылган.

Республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышы турында халыкка хәбәр итү өчен махсус VMESTE.TATAR интернет-порталы булдырылды. Анда демография, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният, экология, торак һәм шәһәр тирәлеге өлкәсендәге илкүләм проектлар кысаларында Татарстанда төзелә торган барлык объектлар турында мәгълүмат урнаштырылган.

– Гражданнар, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында мәгълүмати хезмәттәшлек системасын үстерү өчен Татарстан Республикасында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы булдырылды. Һәр кеше ачыкланган проблемалар турында мәгълүмат урнаштыра, фотоматериалларны беркетә һәм алга таба аларның хәл ителешен күзәтеп бара ала, – дип дәвам итте Илнур Мөбарәков. – Үз тикшерүләребез программаларын төзегәндә, без, шул исәптән, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган мәгълүматны анализлыйбыз, алга таба иң проблемалы юнәлешләр һәм объектлар буенча аерым сәфәрләр үткәрәбез. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында оператив мәгълүматны Татарстан Хисап палатасы ай саен региональ проект офисыннан ала. Аңа «Максатчан программалар белән идарә итү» дәүләт мәгүлүмат системасына керү мөмкинлеге бирелгән, анда проектларны финанслау, индикаторларга ирешү дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирелгде.

Методик алымнарга килгәндә исә, Татарстан Республикасы Хисап палатасы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында эксперт-аналитик һәм контроль чаралар да үткәрә.

Өстенлекләр арасында:
- бюджет акчаларын үз вакытында бүлеп бирү һәм үзләштерү;
- товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу бәяләренең нигезле булуы;
- контракт шартларын тулысынча һәм үз вакытында үтәү;
- күчемсез милек объектларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалану, төзелеш, реконструкция, ремонт, җиһазлау өчен бюджет акчалары бүлеп бирелгән;
- җиһазларга, инвентарьга һәм башка матди кыйммәтләргә ихтыяҗ;
- илкүләм проектларның максатчан һәм өстәмә күрсәткечләренә ирешү дәрәҗәсе.

Сүзен тәмамлап, И.Мөбарәков, контроль-хисап органнары тарафыннан формалаштырыла торган мәгълүмат башка вәкаләтле органнарның гамәлдәге хисапларын, аналитик белешмәләрен кабатларга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Контроль-хисап органнары, үз вәкаләтләрен исәпкә алып, беренче чиратта, илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда йомшак урыннарны ачыкларга, дәүләт ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш.






Документлар