16.06.2020

11 июньдә алтынчы чакырылыш Татарстан парламентының 10 нчы утырышында Дәүләт Советы депутатлары Алексей Демидовны яңа алты елга Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе вазыйфасына билгеләде.

Аның кандидатурасы «Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында» ТР Законы нигезендә вәкаләтләр срогы тәмамлануга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде һәм Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тарафыннан тәкъдим ителде.


– Алексей Иванович энергияле, инициативалы, җаваплы җитәкче буларак яхшы билгеле, – диде, кандидатны тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, – ул 15 елдан артык вакыт дәвамында тышкы дәүләт финанс тикшерүен иң югары дәрәҗәдә тәэмин итә. Алексей Ивановичның абруе федераль дәрәҗәдә дә танылган, 2014 елдан ул Россия Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы Президиумына керә, Татарстан Тикшерү-хисап органнары советын җитәкли, тышкы финанс тикшерүенең муниципаль органнары эшчәнлеген координацияли. Хисап палатасы халыкара һөнәри бергәлек белән даими конструктив диалог режимында, 2007 елдан Тышкы финанс тикшерүе региональ органнарының Европа оешмасы әгъзасы булып тора. Алексей Ивановичның бай тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы Татарстан Хисап палатасының алга таба уңышлы эш гаранты булып тора.

Әлеге кандидатураны яклап, Дәүләт Советының Бюджет һәм финанслар буенча профиль комитеты рәисе Леонид Якунин чыгыш ясады. Ул Алексей Ивановичны зур эш тәҗрибәсенә ия булган җитәкче икәнлеген, республикада, Россиядә һәм чит ил финанс тикшерүе органнарында лаеклы абруй казануын билгеләп үтте, һәм комитет утырышында әлеге кандидатура каралды һәм бертавыштан хупланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Президент тәкъдим иткән кандидатураның федераль дәрәҗәдә дә хуплануын билгеләп үтте – республика парламентына Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудриннан тиешле хат килде.


Дәүләт Советы депутатлары Алексей Демидов кандидатурасын бертавыштан хупладылар һәм яңа алты елга Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе вазыйфасына билгеләделәр.

Документлар