11.06.2020

11 июньдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 10 нчы утырышында депутатлар Татарстан Хисап палатасы аудиторлары Сергей Колодниковны һәм Илнур Мөбарәковны – кабаттан яңа срокка һәм соңгы өч елда Хисап палатасының агымдагы тикшерү бүлеге башлыгы вазыйфасында эшләгән Александр Якуповны Татарстан Хисап палатасы аудиторы итеп билгеләделәр.

Ике аудиторның вәкаләтләре вакыты тәмамлану һәм вакантлы вазыйфа барлыкка килүгә бәйле рәвештә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тарафыннан кертелгән кандидатураларны парламентның Бюджет һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин тәкъдим итте.

– Тәкъдим ителгән кандидатуралар законнарда каралган барлык таләпләргә җавап бирә, алар финанс тикшерүе өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия һәм кирәкле барлык килешүләрне дә алды, – дип хәбәр итте ул.

Барлык өч кандидатура да парламентарийлар тарафыннан хупланды, алар бертавыштан аудиторларны 2020 елның 1 июленнән 6 еллык вакытка расладылар.

Шул ук утырышта Дәүләт Советы Азат Вәлиевне, вәкаләтләр срогы тәмамлану һәм яңа эш урынына күчүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы вазыйфасыннан азат итү турында карар кабул итте.






Документлар