05.06.2020

5 июньдә, Экологлар көнендә, Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков, экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре тикшерү-хисап органнары белән бергә «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру аудиты» эксперт-аналитик чарасын оештыру һәм үткәрү буенча укыту семинарында катнаштылар.

Россия Федерациясе Хисап палатасы аппаратының Табигатьтән файдалану аудиты һәм АПК департаменты тарафыннан видеоконференция режимында ТХО интернет-порталында үткәрелгән семинарда шулай ук Бурятия Республикасы, Красноярск крае, Волгоград, Иркутск, Липецк, Түбән Новгород, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләренең тикшерү-хисап органнары катнашты. Семинар барышында «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруның, әлеге чараны оештыру һәм үткәрүнең торышы мәсьәләләре, шулай ук тикшерү-хисап органнарыннан кергән мәсьәләләр каралды.






Документлар