20.05.2020

20 майда Казанда дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзы Татарстан республикасы оешмасының XXXI хисап-сайлау конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Хисап палатасының ике хезмәткәре катнашты.

ВКС режимында узган конференция 2015 – 2020 еллар аралыгында сайлап куела торган профсоюз органнары эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Аерым алганда, Республика профсоюз оешмасының Ревизия комиссиясе рәисе, ТР ХП мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев хисап чоры өчен Ревизия комиссиясе эше турында доклад белән чыгыш ясадыю

Шулай ук алдагы чорга максатлар билгеләнде һәм яңа биш еллык вакытка республика Профсоюз оешмасының идарә органнары сайланды. ТР Хисап палатасының Профсоюз оешмасы рәисе, экспертиза һәм методология идарәсенең җыелма бүлеге башлыгы Альбина Гыйләҗева республика Профсоюз оешмасы Президиумы әгъзасы итеп сайланды, ә Максим Кореев яңадан Ревизия комиссиясе составына керде.




Документлар