08.05.2020

Күз яшьләренә төренгән бәйрәм – 9 майның яңа коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә тәүге мәртәбә карантинда узган вакыйгага әйләнде. Безнең хәтердә уд шундый вакыйга булып сакланыр. Шулай да Хисап палатасы хезмәткәрләре Җиңү Көне алдыннан республика тикшерү-финанс органнары ветераннарының хәлен белеп кайту кебек матур традициягә хыянәт итмәде.

Әлбәттә, дистанция тотуның барлык кагыйдәләре үтәлде һәм саклык өчен кирәк булган бөтен чаралар да күрелде. Шуннан соң алар Татарстан Республикасы Хисап палатасы коллективы һәм аның Рәисе А.И.Демидов исеменнән тыл хезмәтчәннәре Солтан Шәрифҗан улы Алеев һәм Хәйдәр Җаббар улы Фәсхиевны Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Шулай ук сәламәтлеге какшаган ветераннарга ярдәм итү кысаларында хезмәткәрләр күп еллар дәвамында парламент тикшерүе өлкәсендә эшләгән Степан Андреевич Кузьминның да хәлен белеп чыкты.
Ветераннарга җылы тәбрикләү сүзләре белән бергә матди ярдәм күрсәтелде, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Ветераннар даими кайгырту һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерде.



Документлар