23.04.2020

23 апрельдә республиканың алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2019 елдагы эше турындагы хисап белән аның Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Татарстан парламенты тарихында беренче тапкыр сессия утырышы традицион булмаган форматта узды. Эпидемиологик хәлнең начараюы һәм республикада коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар белән бәйле рәвештә депутатлар видеоконференцэлемтә режимында махсус җиһазландырылган алты залда (дүртесе – Казанда, шулай ук Әлмәттә һәм Чаллыда) эшләделәр.
Моңа кадәр әлеге яңа формат Дәүләт Советы комитетлары утырышларын үткәргән вакытта сыналды һәм, аерым алганда, депутатлар шул рәвешле Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышында Хисап палатасының хисабы буенча фикер алышу мөмкинлегенә ия булдылар.
Хисап палатасы рәисе докладында 2019 елда республика тышкы финанс тикшерүе органы алдында торган бурычлар кысаларында башкарылган тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшенең төп нәтиҗәләре чагылдырылган иде.
Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, Хисап палатасы эшенең нәтиҗәлелеге ике төп аспект белән билгеләнә. Беренчесе – бюджет процессын камилләштерү буенча системалы карарлар кабул итү өчен тәкъдимнәр әзерләү максатыннан ачыкланган хокук бозулар буенча экспертиза, аналитика эше алып бару. Икенчесе – тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләренә ихтыяҗ. Хисап палатасы бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерүне, матди зыянны булдырмау, гаепле затларны җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрүне кискен таләп итә. 2019 елда ачыкланган бозулар буенча күрелгән чаралар өлеше 91% тәшкил итте.
Алексей Демидов алга таба тикшерү эшчәнлеге формаларын камилләштерергә, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек һәм үзара тәэсир итүнең гамәли нәтиҗәләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк мәсьәләләр даирәсен билгеләде. Беренче чиратта, сүз илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында барды, аның кысаларында мониторинг һәм тикшерү системасын формалаштыруның мөһимлеге ассызыкланды.
– 2019 ел – илкүләм проектларны тормышка ашыра башлау, җаваплылык зоналарын билгеләү, мониторинг һәм контроль системасын формалаштыру. Дәүләт программаларының үтәлешен, бюджет акчаларын тотуны, максатчан күрсәткечләргә ирешүне тикшереп тоту системалы рәвештә башкарыла. Чыгымнарның нәтиҗәлелеге – бюджет ассигнованиеләрен төгәл соңгы максатлар белән бәйләү төп баскычка куела, – дип билгеләп үтте ул.
Тикшерүләрне планлаштыру һәм үткәрү вакытында куркынычны юкка чыгаруга юнәлдерелгән алымны гамәлгә кертү дәвам итә. Мисал итеп докладчы Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы кысаларында тәмамланмаган төзелеш күләмен киметү, югары технологияле медицина җиһазларын куллануның нәтиҗәлелеген даими мониторинглау, шулай ук җир ресурсларыннан максатчан файдаланмауга системалы каршы тору буенча максатчан эш нәтиҗәләрен китерде. «Төп проблемаларны ачыклап, без алга таба закон бозуларны булдырмау бурычын куябыз», – дип ассызыклады Хисап палатасы җитәкчесе.
Докладчы сүзләренә караганда, алдынгы мәгълүмати, цифрлы технологияләрне киң куллануда, ерактан торып тикшерү чаралары форматын кертүдә һәм үстерүдә резервлар аз түгел, бу аналитик мәгълүматны формалаштыру буенча четерекле эшкә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Доклад тексты белән сылтама буенча монда танышырга мөмкин.
Татарстан Хисап палатасы хисабы депутатлар тарафыннан бертавыштан расланганнан соң, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның җитәкчесенә һәм бөтен коллективка эшне шул ук темпта дәвам итүләрен теләде.


Фоторепортаж: 9-е заседание Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва (23 апреля 2020 г.)


Документлар