07.03.2020

6 мартта Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2017-2019 еллар эчендә Кайбыч муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерелгән өч елда район бюджеты керем өлешенең гомуми күләме 1 365,1 млн. сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы бюджетыннан финанс ярдәме сыйфатында муниципаль берәмлек бюджеты алган акчаларның өлеше әлеге вакыт аралыгында район бюджеты гомуми керем өлешенең 74% ын тәшкил иткән.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, Кайбыч муниципаль районында Хисап палатасы узган комплекслы тикшерүне 2013 елда үткәргән. Гомуми күләме 35,8 млн. сум булган ачыкланган бозулар да тулысынча юкка чыгарылган. Агымдагы тикшерү нәтиҗәләре охшаш булып чыкты: гомуми күләме 38 млн.сум булган җитешсезлекләр һәм кимчелекләр ачыкланды, шуларның 99% ы бетерелергә тиешле.

Районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җир кишәрлекләрен арендага бирү өчен 116 мең сум кичектерелгән бурыч җибәргән. Ә «Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы» һәм «Автотехник үзәк» МУП тикшерелгән вакыт аралыгы эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 296 мең сум күләмендә чиста табышны җирле бюджетка күчермәгәннәр.

Муниципаль милек белән идарә итү һәм аның белән эш итү белән бәйле хокук бозулар һәм кимчелекләр 12,4 млн. сум күләмендә ачыкланды.

Мәктәп биналарында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары, почта бүлекчәсе һәм ДОСААФ клубы бушлай файдалану килешүләре шартлары буенча биләп торган мәйданнар өчен коммуналь хезмәтләрнең бәясен капларга бурычлы. Әмма районның гомуми белем бирү учреждениеләре акча алмаган. «Скулавто» ҖЧҖ дә мәктәпләр белән мәктәп автобусларын арендага алган һәм карап тоткан өчен тулысынча исәп-хисап ясамаган. Өстәвенә гомуми белем бирү учреждениеләренең бухгалтерлык исәбе буенча гомуми бәясе 20,2 млн.сум булган әлеге автобуслар хәтта исәптә дә юк.

Барлыгы 24,2 млн. сумлык бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыкны бозу ачыкланды. Алар буенча тикшерелгән учреждениеләрнең вазыйфаи затларына карата 6 административ беркетмә төзелде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Кайбыч муниципаль районы башлыгы адресына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (06.03.2020г.)


Документлар