10.02.2020

8 февральдә Хисап палатасы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юллары» традицион кышкы йөгереше стартына чыктылар.

Казан халкына массакүләм стартларда катнашу өчен дүрт мәйданчык: Горки-Әмәт урман паркы, Гаврилов урамы янында Казансу елгасы тугае, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы янындагы урман массивы әзерләнгән иде. Башка сигез мең чаңгычы белән бергә Хисап палатасы хезмәткәрләре нәкъ менә соңгысында чаңгы юлларын сынап карадылар да инде. Казанда «Россия чаңгы юллары-2020» массакүләм стартларында барлыгы 21,5 мең кеше катнашты. Быелгы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган йөгерешләрнең аерым бер үзенчәлеге булып «Финиш суперйөзлеге» торды.

15 градус суык чаңгычыларга уңайлы шартлар тудырмаса да, старт алдыннан да, фиништан соң да ярдәм төркеменең даими булышлыгы уңайсызлыкларны юкка чыгарды. Ә кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары яхшы кәеф нотасын тагын да ныгытты!



Фоторепортаж: Лыжня России 2020


Документлар