05.02.2020

Февраль башында Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары рәисләре, аудиторлары һәм инспекторлары өчен Россия Хисап палатасы һәм РФ тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция режимында уздырыла торган чираттагы укыту семинарларында катнашты.

«Оператив тикшерү өлешендә Россия Федерациясе субъектларының пилот тикшерү-хисап органнарында функцияләрне автоматлаштыру (шаблон формалаштыру)» темасы буенча видеоконференция барышында сүз Россия Хисап палатасында «Цифрлы департамент» технологияләрен сынау тәҗрибәсе турында барды.

«Бюджет акчалары администраторларының исәп-хисап аудиты һәм хисаплылыгы аудиты» темасы буенча Россия Федерациясе Хисап палатасы аппаратының Федераль бюджет аудиты җыелма департаменты хезмәткәрләре чыгыш ясады, аннары Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнарыннан кергән сорауларга да җавап бирде.



Фоторепортаж: Участие сотрудников Счетной палаты Татарстана в видеоконференциях, организованых Счетной палатой РФ на интернет-портале контрольно-счетных органов России (февраль 2020 г.)


Документлар