29.01.2020

29 гыйнварда Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2017-2019 елларда Менделеевск муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Тулаем алганда, 1,8 млрд. сум күләмендә чаралар тикшерелде. Бозулар һәм җитешсезлекләр суммасы 40,6 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 98% ы тикшерү нәтиҗәләре буенча юкка чыгарылырга тиеш.

Аудитор Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, башкарылган эшләрнең бәясен 842 мең сумга арттырып күрсәтүнең аерым фактлары ачыкланган. Әмма хокук бозуларның һәм җитешсезлекләрнең төп өлеше – 24,9 млн. сум җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсенә туры килә. Шуларның 5,3 млн. сумын мөлкәттән нәтиҗәсез файдалану тәшкил итә.

Аудитор сүзләренә караганда, аренда түләве күләмен исәпләгәндә җир кишәрлегенең кадастр бәясе арту исәпкә алынмаган, бу 2,9 млн. сумлык аренда түләвенең килеп җитмәвенә сәбәп булган. Каты көнкүреш калдыклары полигоныннан файдаланган өчен аренда бәясе дә индексацияләнмәгән – 660,1 мең сум.

Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев аңлатканча, тәртип бозуларның төп суммасыннан 14 млн. сумы аренда түләвенә туры килә. Хәзерге вакытта әлеге хәл төзәтелә: арендаторларга карата дәгъва гаризалары буенча суд карарлары да, алар буенча алынган акча да бар. Ул шулай ук хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларның дисциплинар җаваплылыкка тартылуы турында да хәбәр итте.

Моннан тыш, Хисап палатасы бухгалтерлык исәбен алып бару тәртибен бозуны ачыклаган фактлар буенча Менделеевск районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесенә административ беркетмә төзеде.

Билгеләнгән җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен Менделеевск муниципаль районы башлыгына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылды.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (29.01.2020г.)


Документлар