26.12.2019

25 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.

Аудитор чыгышында бу юнәлеш буенча эзлекле эш барышында Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы әзерләгән дәүләт (муниципаль) мөлкәтеннән нәтиҗәле файдалану буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Ул 5 өстенлекле мәсьәләне билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатсыз файдалану, гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда хокук бозулар буенча уңай динамика күзәтелә, рекультивацияләнмәгән карьерлар саны 1,5 тапкырга кимегән. Республика тикшерү-күзәтчелек органнарының үзара тыгыз хезмәттәшлеге чагыла. Россия Федерациясенең башка субъектлары тәҗрибәсе өйрәнелде, җир асты байлыкларыннан файдалануны хокукый тәэмин итүне камилләштерү, муниципаль җир тикшерүен көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнде.
– Файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү, исәптән чыгару буенча комплекслы чаралар күрергә кирәк, – дип дәвам итте Азат Вәлиев. – Алар, кагыйдә буларак, канәгатьләнерлек хәлдә түгел һәм алга таба файдалану өчен яраклы булмый.
Тәмамланмаган төзелеш буенча да уңай динамика бар, объектларны системалы исәпкә алуны оештыру өчен хокукый база булдырылган.
Алга таба аудитор дәүләт катнашындагы оешмаларны тикшерүдә тоту системасының нәтиҗәлелеген арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Биредә резервлар бар, һәм Хисап палатасы аерым акционерлык җәмгыятьләре мисалында сынау режимында ревизия комиссияләре эше, ел саен мәҗбүри аудит үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тәкъдим итә.
Ниһаять, А.Вәлиев сүзләре буенча, профилактик эшне көчәйтергә, килеп чыгу куркынычлары белән идарә итү системасын кертергә кирәк.
- Тикшерү-күзәтчелек органнары ел саен ачыкланган хокук бозуларга һәм җитешсезлекләргә җентекле күзәтү әзерли, анда законнарга сылтама белән 500ләп мисал тәкъдим ителә. Бу үзенә күрә «Тыю гамәлләре белешмәсе». Ведомствоара координацияләү советы Җир ресурслары белән идарә итүне һәм алар белән эш итүне тикшерүдә тоту буенча методик күрсәтмәләр эшләде, Дәүләт (муниципаль) милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча аерым методик тәкъдимнәр әзерләде. Бу документларда җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә килеп чыгарга мөмкин булган төп куркынычлар билегләнгән, аларны минимальләштерү буенча чаралар тәкъдим ителгән, – дип хәбәр итте Азат Вәлиев.
Киңәйтелгән коллегия карарларының берсе булып Республика Президенты күрсәтмәсе: Хисап палатасына, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, муниципаль берәмлекләргә муниципаль берәмлекләрдә файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү, шул исәптән салым булмаган керемнәрне арттыру күзлегеннән аерым тикшерүгә алу торды.










Документлар