26.12.2019

«Санта Клаус? Пэр Ноэль? Мош Крэчун? Ә безнең Хисап палатасы Кыш Бабае бар!»

Алексеевск районы «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүче балалар яшьтәшләренә шулай мактана ала. Чөнки инде менә 2005 елдан бирле һәр Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре хәйрия максатында алар янына кунакка килә.
Уенчыклар һәм сувенирлар тутырылган зур капчыкны балалар янына алып барырга Хисап палатасы Кыш бабаена Яңа ел феясы, аның ярдәмчесе Кар бөртеге, шулай ук бүләкләрен алдау юлы белән Злючка һәм Колючка алып киткән Пингвин ярдәм итте. Злючка һәм Колючка үзләрен бәйрәм чыршысының туганнары дип игълан иткән һәм барлык бүләкләрне үзләренә алырга уйлаган булганнар. Әмма киләсе ел символы – Күңелле Тычкан балалар белән бергә күңелле бәйгеләрдә һәм мавыктыргыч уеннарда катнашып бүләкләрне кире кайтарырга булышты. Ә тискәре геройлар үзләрен бәйрәм чарасында чит-ят итеп сизмәсеннәр өчен, аларны яңадан тәрбияләп, чыршы тирәли җырлы-биюле әйләнәгә чакырдылар.
Бәйрәм тантанасы тәмамланыр алдыннан һәр бала бәхет, тынычлык һәм шатлык килүен теләп, баллы ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидов исеменнән яңа ел бүләге алды.



Фоторепортаж: Встреча Нового года 2020 в приюте Забота.


Документлар