16.11.2019

Татарстан Хисап палатасы вәкилләре Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында узган чираттагы – бадминтон буенча ярышларның финалына чыкты.

Бадминтон үзәгендә узган әлеге турнирда республика дәүләт хакимияте органнарыннан һәм федераль хакимият органнарының территориаль идарәләреннән килгән 22 команда катнашты.

Командалар очрашуы өч разрядтагы уеннарны: катнаш (микст), хатын-кыз һәм ир-атлар арасында ялгыз уйнауны үз эченә алды.

Хисап палатасы командасына Мария Вьюгина, Алинә Салюкова, Дмитрий Максимов һәм Игорь Вилков керде.

Финалга таба юл алып, безнең хезмәткәрләр Финанс министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, Конституция суды, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командаларын отты.

Финалда, инде менә өченче ел рәттән, безнең бадминтончыларга каршы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы уйнады. Алдагы ике очрашу 2:0 исәбе белән безнең команда файдасына тәмамланган булса, бу юлы бик киеренке һәм тигез көрәштә көндәшләр өстенрәк булып чыкты. Исәп – 2:1.

Агымдагы ел азагына кадәр тагын баскетбол буенча ярышлар узачак. Аннан соң ел дәвамында барган Спартакиадага гомуми зачет буенча йомгак ясалачак.



Документлар