15.11.2019

15 ноябрдә Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе утырышында соңгы 2,5 ел дәвамында Арча муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллану нәтиҗәләре каралды.

Моңа кадәр Хисап палатасы тарафыннан районда үткәрелгән комплекслы тикшерү гомуми күләме 81,3 млн. сумлык бозулар ачыкланып, алар тулы күләмдә юкка чыгарылган иде. Бу юлы, аудитор Сергей Колодников билгеләп үткәнчә, 59,6 млн. сумлык җитешсезлекләр ачыкланган – бу тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 2% тәшкил итә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларның 90% ы юкка чыгарылырга тиеш.

Аларның яртысыннан артыгы – 36,2 млн. сумлык өлеше – муниципаль милектән файдалану һәм аның белән идарә итүгә бәйле.

– Арчадагы «Кырлай» агрофирмасы кадастр бәясе 5,5 млн.сум булган ике җир кишәрлегеннән хокук билгеләү документларын рәсмиләштермичә файдалана. Тикшерелгән чорда кишәрлекләрдән файдалану буенча район бюджетына алынмаган аренда түләвенең гомуми суммасы 150 мең сум тирәсе тәшкил итте, - дип хәбәр итте аудитор.

Мәгариф учреждениеләре балансында гомуми баланс бәясе 4,2 млн. сум булган файдаланылмый торган 5 автобус һәм ярты миллион сумлык хуҗалык милке исәпләнә. Ә район Советы 7,5 млн.сумлык БМВ (2014 елда чыгарылган) автомобиленнән файдаланмый. Район башкарма комитеты балансында тора торган бәясе 200 мең сум булган элек фельдшер-акушерлык пункты урнашкан бина да үз кулланышын тапмаган. Район территориясендә шулай ук руда булмаган файдалы казылмалар чыгару буенча гамәлдәге дүрт санкцияләнмәгән карьер да ачыкланган.

Район башлыгы Илшат Нуриев җавап сүзендә түбәндәгеләрне белдерде: хәзерге вакытта Арча шәһәр җирлегеннән файдалану һәм төзелеш алып бару генераль планына һәм кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә; чынбарлыкта файдалану чорын исәпкә алып, җирләрне арендалау килешүләрен төзү буенча эш алып барыла; алга таба аренда килешүләре базар бәясе нәтиҗәләре буенча һәм бары тик конкурс нигезендә генә төзеләчәк. «Ике мәктәп автобусына лицензияләр алынды, калганнары исәптән төшерү өчен әзерләнде. БМВ аукционга куелды, ФАП бинасы эшмәкәрләргә сату яки тапшыру өчен милек реестрына кертелде, ә Сеҗе һәм Яңа Кенәр авыл җирлекләрендә санкцияләнмәгән карьерлар рекультивация үткәргәннән соң ябылды», – дип хисап тотты Арча районы башлыгы хаталарны төзәтү буенча эш барышы турында.

Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын бозу очраклары да учреждениеләр тарафыннан тулысынча юкка чыгарылган. Гаепле вазыйфаи затларга карата 6 административ беркетмә төзелгән.

Тикшерү материалларында 1,2 млн. сум күләмендә бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалану теркәлгән. С. Колодников сүзләренә караганда, Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны тикшерү барышында 8 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт үткәргәндә башкарылган эшләр күләменең арттырып күрсәтү очрагы ачыкланган. Моннан тыш, район башкарма комитеты районның авыл җирлекләре территориясендә ике биотермик чокырны ремонтлау буенча башкарылмаган эшләр өчен түләү башкарган.

И. Нуриев әйтүенчә, районда Хисап палатасы кисәтүләренең зур өлешен «яңа эзләр буенча» юкка чыгарырга тырышканнар. Әйтик, торакны капиталь ремонтлау өлешендә подрядчыларга дәгъва хатлары җибәрелгән һәм 2019 ел ахырына кадәр объектларны капиталь ремонтлау буенча башкарылган эшләр өчен исәп-хисап ясалганда минуслы актлар киметеләчәк. Биотермик чокырларны ремонтламаган өчен подрядчыга – «Икстрой» ҖЧҖгә күрсәтмә бирелгән. Эшләр гарантия йөкләмәләре кысаларында тулы күләмдә башкарылган.

Контроль чара нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы Арча муниципаль район башлыгы адресына күрсәтмә җибәрде. Район территориясендә ачыкланган санкцияләнмәгән карьерлар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатсыз файдалану турында мәгълүмат Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тапшырылды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юлланыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (15.11.2019г.)


Документлар