15.11.2019

15 ноябрьдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Зәй муниципаль районында 2017-2018 еллар һәм 2019 елның узган чоры эчендә бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерүләр буенча 79 млн. сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды, бу тикшерелгән чараларның гомуми күләменнән 2,6% тан аз гына кимрәк дигән сүз. Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, төп хокук бозулар – функциональ характерда һәм күбесе тикшерү барышында юкка чыгарылган.

Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны бозулар 35,4 млн. сум тәшкил итә. Мәсәлән, Зәй шәһәре башкарма комитеты исәбе буенча 2,7 млн. сумлык Россия ЭЭМның Зәй районы буенча бүлегенә бушлай терәк пункт белән торак йорт тапшыру факты чагылдырылмаган. Ә шәһәр казнасы составында 8 млн. сумлык 7 фатир исәпләнә, алар тикшерү вакытында хосусыйлаштырылалар. Район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының вазыйфаи затларына карата бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын бозган өчен өч административ беркетмә төзелде.

Муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану барышында 11,2 млн. сумлык хокук бозулар ачыкланган. Шулай ук җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләрен түләмәү нәтиҗәсендә җирле бюджетка 1,7 млн. сумлык акча алынмау факты да билгеләп үтелде. Мәсәлән, «Зәй металл конструкцияләре заводы» АҖ аренда түләве буенча бурычы – бер миллион сумнан артык, «Энергосервис» ЯАҖ – 232 мең сум тәшкил итә.

Урынга чыгып тикшерүләр барышында район территориясендә руда булмаган файдалы казылмалар чыгару буенча гамәлдәге ике санкциясез карьер ачыклана.

Аудитор сүзләренә караганда, гомуми күләме 14,8 млн. сум булган бюджет акчаларыннан нәтиҗәсез файдалану, беренче чиратта, 2017 һәм 2018 елларда республика бюджетына район бюджетына мәгарифнең дәүләт стандартын гамәлгә ашыруга, балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә, эпидемиягә каршы һәм башка чаралар үткәрүгә бүлеп бирелгән гомуми күләме 10,7 млн. сум булган бюджетара трансфертларны файдаланмау һәм кире кайтару белән бәйле.

Моннан тыш, шәһәр башкарма комитеты, ЮХИДИ күрсәтмәләренә нигезләнеп, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хокук бозулар өчен җирле бюджеттан 250 мең сум күләмендә административ штраф түләргә мәҗбүр була. Ә районның мәгариф учреждениеләре шулай ук, җирле бюджет хисабына салым түләүләрен вакытында түләмәгән һәм санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне бозган өчен, 286 мең сум штраф түләделәр.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Зәй муниципаль районы башлыгы адресына – күрсәтмә, район территориясендә санкцияләнмәгән карьерлар булу турында мәгълүмат – Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (15.11.2019г.)


Документлар