13.11.2019

13 ноябрьдә Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы утырышында илкүләм проектларны тормышка ашыру барышын, дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдалануның нәтиҗәлелеген мониторинглау, шулай ук дәүләт катнашындагы оешмалар эшчәнлеген контрольдә тоту системасы мәсьәләләре каралды.

Илкүләм проектлар тикшерү астында

2018 елда Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин илкүләм проектларның төп бурычы дип һәр Россия гражданины һәм һәр гаилә тормышында реаль уңай үзгәрешләрне билгеләде. Моның өчен илгә икътисадта, технологияләр һәм социаль өлкәдә чын мәгънәсендә алга китеш ясарга туры киләчәк.
2018 елның декабрендә РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы һәм Совет Президиумы утырышында Россия Хисап палатасы рәисе А.Л. Кудрин якындагы алты елга РФ Хисап палатасы белән төбәк тикшерү-хисап органнарының уртак эшчәнлегенең төп максаты булып илкүләм проектларны үтәү мониторингы торачагын билгеләп үтте.
Утырышны ачып, Совет Рәисе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе А.И. Демидов ведомствоара мәгълүмат алмашуның, тикшерү-күзәтчелек органнары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итүнең мөһимлегенә игътибар итте.
2019 елда илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары өлеше 8,7% тәшкил итә, шуңа бәйле рәвештә бюджет акчаларын файдалануның башка юнәлешләре буенча тикшерү элеккечә үк үзенең актуальлеген саклый.
Татарстанда булдырылган икътисади потенциал, Россия Федерациясе җитәкчелеге ярдәме белән Казанның 1000 еллыгын, Бөтендөнья җәйге универсиаданы үткәрү кебек эре (күп капитал сорый торган) дәүләт проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тупланган, илкүләм проектларның күп кенә чаралары элегрәк гамәлгә ашырылган иде инде.
Россия Хисап палатасы тәкъдиме буенча Татарстан Хисап палатасы РФ субъектларының илкүләм максатларга ирешүне мониторинглау һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру концепциясен тикшерү буенча стратегик сессияләр үткәрелә торган пилот тикшерү-хисап органнары составына керде. Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә стратегик сессия Казанда 2019 елның 19 ноябрендә уздырылачак.
Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында региональ проект офисы исеменнән Татарстан Республикасы икътисад министры Ф.С. Габделганиев сөйләде. 2019 елда Татарстан Республикасы бюджетына 10 илкүләм проект кысаларында гомуми суммасы 18,3 млрд.сум булган бюджетара трансфертлар бирү планлаштырыла. Финанслауның иң зур күләме – 6,8 млрд. сум яки гомуми күләмнең 32% «Мәгариф» илкүләм проектына туры килә.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелегенең агымдагы нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары М.Ш. Долгов сөйләде, ул прокуратура органнары тарафыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгәнлеген билгеләп үтте. Җайга салынмаган аерым мәсьәләләр, вакытларның һәм максатчан күрсәткечләрнең ярашмавы ачыкланды. Нәтиҗәләр буенча тиешле төзәтмәләр кертү эше башкарылды.
Ил алдында зур масштаблы максатлар куелган, аларны хәл итү өчен иҗтимагый оешмаларның катнашуы кирәк.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе А.А. Фомин социаль блок министрлыкларында җәмәгатьчелек ярдәме белән өстенлекле максатлар һәм бурычлар реестрлары төзелүе, алар нигезендә алга таба эш нәтиҗәләрен бәяләү планлаштырылуы турында хәбәр итте.


Милек тик торырга тиеш түгел

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Ф.Ә.Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, кулланылмый торган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү проблемасы көннән-көн актуальләшә бара һәм үз чишелеше өчен аерым механизм таләп итә.
Еш кына мондый объектлар канәгатьләндерерлек хәлдә булмый һәм алга таба файдалану өчен яраксыз яисә шактый гына акча таләп итәләр; авыл җирлекләрендә урнашкан, шуңа бәйле рәвештә коммерция ягыннан җәлеп итүчәнлек сәләтенә ия түгел.
Кайбер объектлар авария хәлендә һәм кешеләр тормышына куркыныч тудыра.
Татарстан Республикасы Премьер-министры кушуы буенча өч ел дәвамында республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән дәүләт һәм муниципаль милектә булган файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча чаралар үткәрелә. Инвентаризацияләүнең төп максаты – файдаланылмый торган объектларны хуҗалык әйләнешенә максималь дәрәҗәдә җәлеп итү. «Республика милкендә барлыгы ике йөзгә якын, муниципаль милектә – җиде йөзгә якын шундый объект бар. Әлеге объектлар аларның агымдагы халәте һәм киләчәктә файдалану мөмкинлеге буенча 4 группага бүленә: төгәлләнмәгән төзелеш объектлары, тармак үсеше өчен кирәкле объектлар, файдалану өчен яраклы объектлар, авария хәлендәге объектлар», – дип хәбәр итте министр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары белән авария хәлендәге күчемсез милек объектларын исәптән төшерүнең гадиләштерелгән схемасы буенча эш башлады.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә. Фәйзуллин, ТР Министрлар Кабинеты карарлары белән министрлыкка дәүләт һәм муниципаль милкендә булган тәмамланмаган төзелеш объектларына карата эшләрне координацияләү буенча функцияләр йөкләнгәнлеген билгеләп үтте. 2019 ел башына мондый объектларның гомуми бәясе 32 млрд.сум тәшкил иткән.


Дәүләт компанияләрен тикшерү

Совет утырышында устав капиталында Татарстан Республикасы өлеше булган акционерлык җәмгыятенең ревизия комиссиясе турындагы Типовой нигезләмә проектлары, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләренең җитештерү-хуҗалык һәм финанс эшчәнлеге нәтиҗәләренә карата аудиторлык хезмәтләре күрсәтү буенча Типик техник биремнәр каралды.
Аудитор А.Р. Вәлиев әлеге юнәлешләр буенча федераль дәрәҗәдә тиешле хокукый актлар кабул ителүен билгеләп үтте.
Әзерләнгән документлар Татарстан Республикасы Дәүләт катнашындагы оешмалар эшчәнлеген контрольдә тоту системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.



Фоторепортаж: Заседание Межведомственного координационного совета по вопросам государственного финансового контроля в Республике Татарстан (13 ноября 2019 г.)


Документлар